Әтнәләр, каз-үрдәк өчен дә субсидия биреләчәк
Сыер белән кәҗә асраучыларга субсидия биргәнгә ияләнеп килә идек инде, тавык-чебешне, каз-үрдәкне исәпкә кем алсын, дип йөргәндә менә сиңа мә... субсидия биреләчәк, диләр. Быел каз, үрдәк бәбкәләре, күркә, бройлер чебиләре алган кешешәргә тоткан чыгымнарның бер өлеше кире кайтарылачак. Шунысын истә калдырыгыз: субсидия 7 тәүлеккә кадәрге яшь чебешләр өчен биреләчәк. Бер...
Сыер белән кәҗә асраучыларга субсидия биргәнгә ияләнеп килә идек инде, тавык-чебешне, каз-үрдәкне исәпкә кем алсын, дип йөргәндә менә сиңа мә... субсидия биреләчәк, диләр.
Быел каз, үрдәк бәбкәләре, күркә, бройлер чебиләре алган кешешәргә тоткан чыгымнарның бер өлеше кире кайтарылачак. Шунысын истә калдырыгыз: субсидия 7 тәүлеккә кадәрге яшь чебешләр өчен биреләчәк. Бер күркә чебиенә -15 сум, казга- 12 сум, үрдәккә-5 сум, бройлерга- 4 сум. Бер хуҗалыкка 10 күркә, 10 каз, 20 үрдәк, 50 бройлер өчен биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев