Әтнәләр Казан халкын тәмле сөт белән сөендерәләр
Әтнә районы авыл хуҗалыгы үзешчәннәре Казан халкын тәмле сөт белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Көзге ярминкәләр кысаларында әтнәләр һәрвакыттагыча сөт, ит продукциясе белән шәһәр халкын сөендерүләрен дәвам итәләр. Сөтне 2 тонна, итне 500 килограмм һәм 20 тонна ашлык алып баралар ярминкәгә. Моннан тыш, төрле кайнатмалар, чөгендер, кишер, алма, кабак ише яшелчәләр...
Әтнә районы авыл хуҗалыгы үзешчәннәре Казан халкын тәмле сөт белән сөендерүләрен дәвам итәләр.
Көзге ярминкәләр кысаларында әтнәләр һәрвакыттагыча сөт, ит продукциясе белән шәһәр халкын сөендерүләрен дәвам итәләр. Сөтне 2 тонна, итне 500 килограмм һәм 20 тонна ашлык алып баралар ярминкәгә. Моннан тыш, төрле кайнатмалар, чөгендер, кишер, алма, кабак ише яшелчәләр алып баралар. Бу юлы хәтта, чуртан балыгы да сатканнар. Көзге ярминкәдә барлык хуҗалыклар, авыл җирлекләре дә катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев