Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр кәбестә тозлый

Тиз тозлана торган кәбестә 5 кг кәбестә, 1 кг суган, 300грамм яшел петрушка, 100 грамм сарымсак, 200 грамм үсемлек мае, 50 грамм тоз алына. Кәбестәне зур кисәкләргә бүлеп, өстенә кайнап чыккан су сибегез. Башлы суган белән яшел тәмләткечләрне үсемлек маенда (пассеровать). Алдан әзерләнгән савытка суынган кәбестәне, яшелчәләрне салып, тоз һәм...

Тиз тозлана торган кәбестә

5 кг кәбестә, 1 кг суган, 300грамм яшел петрушка, 100 грамм сарымсак, 200 грамм үсемлек мае, 50 грамм тоз алына. Кәбестәне зур кисәкләргә бүлеп, өстенә кайнап чыккан су сибегез. Башлы суган белән яшел тәмләткечләрне үсемлек маенда (пассеровать). Алдан әзерләнгән савытка суынган кәбестәне, яшелчәләрне салып, тоз һәм ваклап туралган сарымсакны салыгыз. Өстенә авыррак әйбер бастырып, бүлмә температурасында калдырыгыз. Өченче көн дигәндә кәбестә әзер.

"Мозаика" кәбестәсе

10 кг кәбестә, 500 грамм кызыл төстәге баллы борыч, 500 грамм сары төстәге баллы борыч, 500 грамм яшел петрушка, 150 грамм тоз, 3 литр су алына. Кәбестә, петрушка, борычларны юып, ваклап турап, тыгызлап савытка тутырыгыз. Тоз салып кайнап суынган су салып, бастырып куегыз да, суыкка куегыз.

Борычлы, кишерле кәбестә

10 кг кәбестә, 1 кг баллы борыч, 3 кг помидор, 500 грамм кишер, 300 грамм тоз алына. Барлык яшелчәләрне (помидордан калганнарын) юып, ваклап турап, тоз салып болгатыгыз. Кечерәк, юылган, кызарып бетмәгән ныграк помидорларны урталай бүлеп, кәбестә белән аралаштырып тутырыгыз да бастырып, суыкка чыгарыгыз.

Чөгендер суында тозланган кәбестә

10 кг кәбестә, 3 кг слива, 500 грамм чөгендер суы, 15 борчак кара борыч, 15 бөртек канәфер (гвоздика), 200 грамм тоз алына. Кәбестәне зур кисәкләргә, сливаны аркылыга икегә бүлегез дә икесен дә тоз белән бутагыз.борыч, канәфер салып тыгызлап тутырыгыз, өстенә чөгендер суы салыгыз. Өстенә бастырып, суыкка чыгарыгыз.

Укроп, керәнле кәбестә

10кг кәбестә, 300 грамм керән, 10 зонтик укроп. Маринад өчен 1 литр суга 100грамм шикәр комы я бал, 100 грамм алма серкәсе, 50 грамм тоз. Юылган кәбестәне саламлап турарга, керәнне юып, чистартырга, угычтан уарга, укропны юарга. Кәбестәне керән белән кушып, банкаларга тутырырга, өстенә укроп куеп, маринад салырга. Кәбестә икенче көнгә әзер була.

Озак саклыйсыгыз килсә, кәбестәне тозларга мөмкин. Ул чакта 1 кг кәбестәгә 20 грамм тоз, 50грамм бал исәбеннән салып, керән, укроп кушып яхшылап болгатыгыз да өстенә суы чыгарлык итеп авыр әйбер бастырып, суыкка чыгарыгыз. Кәбестәгә хуш ис кертәсегез килсә тәмләткечләрне букеты белән салмагыз, киресенчә берсен генә кушыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев