Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, кемнең кулы барды икән?

Әрнү Кемнең кулы барды икән? Йөрәгем әрнеп кулыма каләм алып язарга мәҗбүр булдым. Фәридә ШАКИРОВА, Күшәр авылы Яз җитеп, җир кардан арынгач, һәркем үзенең әби-бабасы, әти-әнисе яки туганнары күмелгән зиратка юл тота. Каберләрен чистарта, чардуганын буйый, чәчәкләр утырта, шуның белән үзенә аз булса да җан тынычлыгы аладыр, дип уйлыйм. Минем...

Әрнү

Кемнең кулы барды икән?

Йөрәгем әрнеп кулыма каләм алып язарга мәҗбүр булдым.

Фәридә ШАКИРОВА,

Күшәр авылы

Яз җитеп, җир кардан арынгач, һәркем үзенең әби-бабасы, әти-әнисе яки туганнары күмелгән зиратка юл тота. Каберләрен чистарта, чардуганын буйый, чәчәкләр утырта, шуның белән үзенә аз булса да җан тынычлыгы аладыр, дип уйлыйм. Минем дә туганнарым ята ул зиратта, ара-тирә баргалап торабыз. Әниемнең бертуган энесе Шамил абыебызның кабере дә шунда. Ул 55 яшендә йөрәк чиреннән вафат булды. Хәрби кеше иде, солдатларны үз балаларыдай якын күрде. Гаиләсе белән хәрби шәһәрчектә яшәде. Бала вакытымда хәтерлим әле, аларга кунакка баргач, карт солдатлар яшьләрен кыерсыталар, - дип казармаларга барып, төнлә шуларны күзәтеп кайта иде. Бөтен нәрсәне йөрәгенә якын алу нәтиҗәсе шул, иртә китте. Аның да балалары Казаннан кайтып каберен чистартып, карап киттеләр. Һәркем үзенчә эшли, чардуган урынына кечкенә баганалар утыртып, шуларны сипләр белән тоташтырып куйдылар. Күп елдан бирле матур булып шулай торды. Менә шушы изге Рамазан аенда шул сипләрне кемдер җыеп алып киткән, баганалары гына тырпаеп калган.

Гөнаһысыннан да курыкмыйча, кемнең кулы барды икән шуңа. Аны эшләгән кеше газета укымыйдыр инде ул, бәлки өендәгеләр укыр дип өметләнәм. Башка авылларда да юкмы икән шундый вандаллар? Ә бәлки авыл кешесе дә түгелдер, кем белгән... "Кеше" дип атап була микән аны?

Авылыбызда изгелек эшләргә атлыгып торган яшьләребез дә бар. Күптән түгел генә җыелышып яшьләр зиратның эчке ягын чабып чистарттылар. Мәчет әйләнәсенең коймасын яңага алыштырдылар. Арабызда миһербанлы, игелекле кешеләр дә күп, шулар арасында кыек куллылары да бар икән бит. Бу хатны җибәргәнче, тагын бер карап кайтыйм дип уйлаган идем. Юк...

С.Мингатина фотосында - Күшәр авылы зираты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев