Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Кенәрдән хат алды

Рәхмәт хаты 2016 елның 2 октябрендә Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенә бәрәңге, башка төр яшелчәләр һәм 2400 сум күләмендә акча китерелде. Яңа Кенәр интернат мәктәбендә сәламәтлекләре чикләнгән балалар укый. Бишенче ел рәттән шундый зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, Иске Өҗем, Мокшы һәм Ташчишмә...

Рәхмәт хаты

2016 елның 2 октябрендә Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенә бәрәңге, башка төр яшелчәләр һәм 2400 сум күләмендә акча китерелде.

Яңа Кенәр интернат мәктәбендә сәламәтлекләре чикләнгән балалар укый. Бишенче ел рәттән шундый зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, Иске Өҗем, Мокшы һәм Ташчишмә авыл халкына, авыл имамы Хәбибрахманов Фәриткә, шофер егет Нигъмәтҗанов Газинурга, төяүче егетләр - Закиров Азатка, Әскаров Зиннурга, аеруча Әскаров Габделнурга интернат мәктәп дирекциясе, балалар исеменнән чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Шундый рәхимле булуыгыз белән Яңа Кенәр интернат мәктәбенә зур ярдәм итәсез. Сезгә эшегездә зурдан-зур уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет-шатлык теләп калабыз.

Вәлиев Ленар Хәмбәл улы,

Зур ихтирам белән Яңа Кенәр интернат мәктәбе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев