Әтнә таңы

Әтнәләр, кибетләрдә алданмагыз!

Татарстан кибетләрендә ялган сөт ризыклары калмаска тиеш. Быел республика җитәкчелеге әлеге тармакка аеруча зур игътибар бирә башлады. Бу эш намуссыз эшкуарларны азык-төлек базарыннан читләштереп, халыкны сыйфатлы сөт продукциясе белән генә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Күпләр үз тормышын сөт ризыкларыннан башка күз алдына да китерми торгандыр. Татар халкы гомер-гомергә сөтле чәй...

Татарстан кибетләрендә ялган сөт ризыклары калмаска тиеш.

Быел республика җитәкчелеге әлеге тармакка аеруча зур игътибар бирә башлады. Бу эш намуссыз эшкуарларны азык-төлек базарыннан читләштереп, халыкны сыйфатлы сөт продукциясе белән генә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Күпләр үз тормышын сөт ризыкларыннан башка күз алдына да китерми торгандыр. Татар халкы гомер-гомергә сөтле чәй эчкән, яңа савылган җылы сөттән авыз итү исә тәнгә шифа, көч-дәрман бирә дип саналган. Авылда сыер асрамаган гаиләләр бөтенләй булмаган диярлек. Шәһәр кешесе дә сөтне авылдан ташыган... Кызганыч, соңгы елларда авылларда терлек саны күзгә күренеп кимеде. Халык «сыер асрау зур чыгымнар һәм вакыт таләп итә» дип сөтне күрше-тирәдән сатып алырга гадәтләнде.

Шәһәрдә гомер итүчеләр дә сөтне кибеттән сатып ала. Һәр өченчесе - ялган Авыл сөтенең, әби-апалар тарафыннан әзерләнгән сөт ризыкларының сыйфаты турында борчылырга кирәкми, билгеле. Ә менә кибетләрдә сатыла торганының составы шик тудыра. Өстәвенә, соңгы вакытта сәүдә челтәрләрендә ялган сөт ризыклары да шактый еш ачыклана башлады. Намуссыз эшкуарлар аларга зарарлы матдәләр кушып, кеше сәламәтлеген куркыныч астына куя. Иң борчыганы: әлеге төр продукция кибет киштәләрендә генә түгел, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләрдә дә ачыклана. Ялган сөт ризыклары белән бәйле саннар, чыннан да, куркыта.

Татарстанның ветеринария идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, алар күптән түгел генә Россельхознадзор идарәсе белән берлектә кибетләрдә сатыла торган сөт ризыкларын тикшергән. Нәтиҗәдә, 151 төрдәге ак майның 47сенең ялган булуы ачыкланган. Бактың исә, җитештерүчеләр әлеге май капларына аның каймактан әзерләнүе турында яза икән. Чынлыкта исә аларны әзерләгәндә үсемлек майларыннан файдаланалар, күбесенчә пальма маена өстенлек бирәләр. Моның шулай булуын Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе дә раслый. Алар китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, республика кибетләрендә сатыла торган сөт ризыкларының һәр өченчесе - ялган.

2015 елда гына да алар 301 төрдәге сөт продукциясен тикшереп, шуларның һәр өченчесендә организм өчен зарарлы элементлар тапкан. Шушы көннәрдә тагын бер мәгълүмат килеп иреште. Роспотребнадзор идарәсенең Татарстандагы бүлеге ялган сөт продуктлары җитештереп саткан алты компанияне фаш иткән. Аларның барысы да - чит төбәкләрдән кертелә торган сөт ризыклары. Әлеге фактлар буенча җиде беркетмә төзелгән, 44 мең сум штрафлар салынган. Хәзерге вакытта бу сөт комбинатларын тикшерү дәвам итә. «Башта алдыйбыз, аннары дәвалыйбыз» Кызганыч, ялган сөт продукциясе сатучылар арасында Татарстан җитештерүчеләре дә ачыкланып тора. Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, 2015 елда 18 очракта ялган сөт ризыкларының үзебездә җитештерелгәнлеге ачыкланган. Бу - республика җитәкчелеген зур борчуга сала.

- Биредә сүз кеше сәламәтлеге турында бара бит. Башта аларны алдыйбыз, ә аннары дәвалыйбызмы..? Ялган сөт ризыклары җитештереп ятучылар арасында үзебезнекеләрнең дә булуы бернинди кысага да сыймый. Бу тармакны җитди контрольгә алырга кирәк!

Үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция дә шактый бит, - дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Әлеге малтабарлар халыкның сәламәтлегенә зыян китереп кенә калмый, республиканың намуслы эшкуарлары эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясый. Моны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та ассызыклады. - Әлбәттә, алар үзебезнең намуслы малтабарларга өстәмә проблемалар тудыра. Мәсәлән, түбәндәге бер очракны мисал итеп китерәм. «Казан» агросәнәгать паркында берничә төрдәге ак майны тикшерәләр. Араларында «Арча» һәм «Балтач» сөт комбинатлары продукциясе дә була. Алар башта - пальма мае кергән майны, аннары шул ук пычак белән сыер маен кисеп алалар. Нәтиҗәдә, махсус җайланма Арча һәм Балтач майларында зыянлы матдәләр булуын күрсәтә. Юристлар тикшерә башлагач, аларда пальма маеның бөтенләй булмавы ачыклана. Шул рәвешле, халыкта әлеге ике намуслы җитештерүче турында начар фикер калырга мөмкин... - ди Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта бездә пальма маен куллану закон белән тыелмаган. Иң мөһиме: ул сөт ризыклары кабында күрсәтелергә тиеш. Хәтерләсәгез, март башында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ялган сөт продукциясе эшләп чыгаруга чик кую максатыннан, сөт җитештерүчеләргә карата яңа таләпләрне гамәлгә керткән иде. Алар буенча сөт җитештерүчеләр сатуга китә торган сөтнең һәр кабы өчен махсус ветеринария документлары әзерләргә тиеш. Бу яңалык күпләрне борчылырга мәҗбүр итте, чөнки яңа таләпләр сөткә бәяләрнең 10 процентка кадәр күтәрелүенә китерәчәк, дип фаразланды. Бу документ тирәсендәге шау-шу Россия Президенты Владимир Путин катнашкач кына тынды. Ил башлыгы Авыл хуҗалыгы министрлыгына бу эшне бернинди югалтуларсыз тормышка ашырырга боерды. Яңа кагыйдәләр сөт җитештерүчеләрнең үзләренә дә зыян китерергә тиеш түгел, дип ассызыклады Президент. Соңгы елларда Татарстан сөт җитештерү тармагына аеруча зур өметләр баглый. Ел башында республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы район җитәкчеләре алдына җитештерелгән сөт күләмен ким дигәндә 5 процентка арттыру бурычы куйды.

2016 елның гыйнвар нәтиҗәләре буенча республиканың 21 районы гына моңа ирешкән. 17 районда савылган сөт күләме 1-4 процентка арткан, 12се артта сөйрәлүчеләр исемлегенә кергән. 2016 елның ике аенда Татарстанда 94,5 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2 процентка күбрәк. Бер сыердан савылган уртача сөт күләме - 801 килограмм. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел җитештерелгән сөт күләмен 1,8 миллион тоннага җиткерү бурычын куя.

Тагын бер яңалык: шушы көннәрдә Роспотребнадзор идарәсе яңа мәгълүмати ресурс эшләтеп җибәрде. Хәзер теләгән һәркем http://zpp.rospotrebnadzor.ru/badproducts/violations сылтамасы аша кереп, үз төбәгендә ачыкланган ялган ризыкларның исемлеген карый ала.

Бүгенге көндә сайтта Татарстанда ачыкланган ялган продукциянең 14 төре урнаштырылган. Аларның 9ы - сөт ризыклары. Шуларның 2се генә - Татарстанда җитештерелгән продукция.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: