Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр кимен куймады

"ЭХ, ОРНАШБАШ КИЧЛӘРЕ..." Авылыбызда традициягә әйләнгән кичке бәйрәм - "Эх, Орнашбаш кичләре..." тамашасы быел да үзгә булып күңел түрендә кабатланмас матур мизгелләр, хисләр генә калдырды. 2009 елдан бирле үткәрелә бездә бу бәйрәм. Кичке тамаша кызыклы яклары белән аерылып тора. Әйтик, эстрада җырчылары, салютлар дисеңме, яңа төр уеннар, кыскасы, яңалык була...

"ЭХ, ОРНАШБАШ КИЧЛӘРЕ..."

Авылыбызда традициягә әйләнгән кичке бәйрәм - "Эх, Орнашбаш кичләре..." тамашасы быел да үзгә булып күңел түрендә кабатланмас матур мизгелләр, хисләр генә калдырды.

2009 елдан бирле үткәрелә бездә бу бәйрәм. Кичке тамаша кызыклы яклары белән аерылып тора. Әйтик, эстрада җырчылары, салютлар дисеңме, яңа төр уеннар, кыскасы, яңалык була алырлык күренешләр күп була бу көнне. Быел бәйрәмнең махсус кунагы - популяр җырчы, "Алтын Барс" премиясе лауреаты, якташыбыз Илназ Гарипов иде. Шулай ук, яшь башкаручылардан Миләүшә Сафина һәм Кукмарадан Айназ Әүхәдиев та үз җырлары белән сөендерделәр. Тамашаны алып баручыбыз елдагыча - Азат Фазылҗан, Казан шәһәренең "Юность" мәдәният сараеның директор урынбасары, Әтнәнең милли җанлы егете.

Кичке бәйрәмдә сүз иң беренче авылыбызның имам - хатыйбы Мөнир Касыймовка бирелде. Шулай ук, бәйрәмдә авылдашыбыз, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та бәйрәм белән чын күңелдән котлап, үзенең тәбрикләүләрен, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмгә килгәндә, мондагы мәйдан бик матур. Ниләр генә юк, биек таулардан да шуа балалар, сикерәләр дә, бүләкләр дә кисәләр, күпертелгән мамык, шашлык ашау дисеңме...

Сәхнәдә Илназ Гарипов үзенең матур җырларын бүләк итә, алып баручы Азат Фазылҗан уеннарны бер - бер артлы уйнатып тора. Сулы чиләк белән йөгерү, аркан тартыш, чүлмәк вату, арбага кеше салып чабу, суммо, һ.б. Һәммәсе дә кызык, күңелле шул. Суммоны беренче күрүебез. Кабартылган формалары бар үзенең, ике кешелек. Нәкъ тә көрәштәге кебегрәк тәртибе - кем аста кала шул җиңелә. Илназ Гарипов та суммо уйнады. Җиңде. Әтнәнең Әйшияз авылыннан Ленар да җиңде.

Җырчы Илназны Орнашбаш белән күп нәрсәләр бәйли. "Студент елларымда мине шушы авылга, сезнең җирләрдә бәрәңге алырга җибәрделәр", дип искә алды бәйрәм барышында. Үзенең яңа җырларын да башкарды, яшьләргә аның килүе бик ошады. Бу тамаша авыл яшьләренең көче белән оештырылганы сер түгел. Шулай ук, бәйрәмгә үзенең зур өлешләрен керткән шәхси эшмәкәрләр дә бар. Таһир Камалиев, Дамир Хәлиуллин, Зөлфәт Габделнуров - әнә шундыйлардан. Сезгә рәхмәтебезне җиткерәбез, исән - имин эшләгез.

"Эх, Орнашбаш кичләре..."нә күрше яклардан да кайталар. Саба, Әтнә, Кукмара, Уфа, Лаеш дисеңме. Туганнар, дуслар - барысы бер мәйданда булды бу көнне, 300ләп кеше җыелган иде. Миләүшә Сафина, Айназ Әүхәдиевларның җырларын яратып тыңладылар. Шулай ук, авыл яшьләре төзегән видеоны да тын алмыйча карады халык. Видеода авыл яшьләренең фотолары, узган еллар да бар, бүгенгеләр дә. Авыл яшьләре исеменнән Рәмис Гәрәев микрофон алып: "Әлеге бәйрәм авылның киләчәге, бердәмлеген югалтмасын өчен оештырыла." Һәм бәйрәмнең девизы итеп "Бергә булыйк, бердәм булыйк", диде. и Сәгать кичке уннар... Сабантуй мәйданын матур салютлар балкытты. Бу - бәйрәмнең елдагыча кабатланмас мизгелләре. Шулай ук, тау итәгенә "Орнашбаш" дип язылган язу ташлардан төзелгән, ел саен куела алар, традиция. Тамаша яшьләр дискотекасы белән, артистлар белән берлектә төне буе дәвам итеп калды.

Ә мин кайту ягына атлыйм, чөнки иртәгә иртән эшкә торып барасы. Кыскасы, матур узды кич. Оештырган авыл яшьләренә рәхмәт! Күрештергәне, кавыштырганы, күңелле булганы өчен яратабыз бәйрәмне. Һәм һәрберебезгә шулай яшәргә язсын да. Язмам ахырында шуны әйтеп үтәсе килә: бәйрәм алдыннан да авылда "ОрнашБаш" газетасы таратылды. Айга бер чыгучы газетабыз булуы сокландыра. Менә шулай яшәп ятабыз.

Ленар ВӘЛИЕВ, Орнашбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев