Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, күкләр рәнҗеше...

Кар өстенә ишеп яңгыр яуды, Иртә килгән кышка үчегеп. Юллар тайгак. Начар җайдак, ахры, - Акыл керде безгә кичегеп. Кар өстенә ишеп яңгыр яуды, Эретмәкче булып дөньясын. Өлгермәде. Бозга әйләнгәндә Тамчылар да җуйды кыйбласын. Болытларга карап мең рәнҗедек - Юешләнде мамык бияләй. Күкләр биек, уй җитмәслек биек, Безгәме соң аны...

Кар өстенә ишеп яңгыр яуды,

Иртә килгән кышка үчегеп.

Юллар тайгак. Начар җайдак, ахры,

- Акыл керде безгә кичегеп.

Кар өстенә ишеп яңгыр яуды,

Эретмәкче булып дөньясын.

Өлгермәде. Бозга әйләнгәндә

Тамчылар да җуйды кыйбласын.

Болытларга карап мең рәнҗедек -

Юешләнде мамык бияләй.

Күкләр биек, уй җитмәслек биек,

Безгәме соң аны иярләү!

Мең мәшәкать төртеп тишеп чыккан

Мең ямаулы тормыш сүрүе -

Кар өстенә ишкән яңгыр төсле

Мең хыялның туңып сүнүе.

Кар өстенә ишеп яңгыр яуды,

Тарих белми, дидек, бу хәлне!

Сизми калдык, мәңгелекнең эзе

Боз астында калып күгәрде.

Сизми калдык, шушы тайгак көндә

Дөнья җыйган үзгә нәкышен.

Болытларга карап рәнҗегәндә

Күрдекме соң күкләр рәнҗешен?!

14.11.2016. Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев