Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Клара Булатованын шигырьләрен укыйлар

Хөрмәтле редакция! Мин Клара Булатованың "Сиңа кайтам" дигән шигырен бик яратам, тик кул астында гына китабы юк, шушы шигырьне газетагызның сайтттында булса да урнаштыра алмассызмы икән? Газета укучыгыз: Рәмилә. Рәмилә! Рәхәтләнеп укы, синең үтенеченне тыңлыйбыз. Сиңа кайтам... Чигәләрдә чал чәчләр дә, Күз төбендә - күләгәләр... Сиңа кайтам, гомеремне Кыл урталай...

Хөрмәтле редакция!

Мин Клара Булатованың "Сиңа кайтам" дигән шигырен бик яратам, тик кул астында гына китабы юк, шушы шигырьне газетагызның сайтттында булса да урнаштыра алмассызмы икән? Газета укучыгыз: Рәмилә.

Рәмилә!

Рәхәтләнеп укы, синең үтенеченне тыңлыйбыз.

Сиңа кайтам...

Чигәләрдә чал чәчләр дә,

Күз төбендә - күләгәләр...

Сиңа кайтам, гомеремне

Кыл урталай бүлсәм әгәр.

Кыл урталай бүлим инде,

Вакыт туктап калсын әйдә...

Унҗиде яшь ярым иде

Сөю килгән алсу җәйдә.

Чәчләремне ул вакытта

Толымнарга үреп йөрттем.

Билен өзеп, җиңен бөреп,

Аксыл зәңгәр күлмәк тектем.

Күлмәгемә төстәш итеп,

Зәңгәр тасма тага идем.

Иңнәремә зәңгәр ефәк

Кыйгач яулык яба идем.

( Аны юып элгән җирдән

Бозау чәйнәп киткән иде.

Апа шуның исән кырын

Миңа бүләк иткән иде.

Тамбур белән читен каегач,

Сыпылмас та китмәс булды.

Зәңгәрләргә манып алгач,

Күлмәгемә төстәш булды.)

Тоташ зәңгәр киенәм, имеш...

Килешә иде миңа зәңгәр.

Шунда кайтам, гомеремне

Кыл урталай бүлсәм әгәр.

Аякларда чүәк иде.

Әткәм тегә торган иде.

Үкчәле бер туфли кию -

Эшкә ашмас хыял иде.

Шулай да мин үз-үземне

Чын матурга саный идем.

Санамаска! Сәбәбе бар:

Син сокланып карый идең.

Суга барсам,

Судан кайтсам,

Ярда каршы ала идең.

Әллә уйнап,

Әллә чынлап,

Арттан җырлап кала идең.

"Иелсә дә каен ул, дип,

Бөгелсә дә каен ул..

. Бөгелә-сыгыла судан кайта -

Минем җаныкаем ул".

Синекеме, кемнекеме,

Ул чагында кем соң белгән?..

Бер көн шулай әллә ничек,

Суга төшеп барган җирдән,

Яр буенда очрадың да

Чишмәгәчә иярә килдең:

- Чиләкләрең авыр бугай,

Бир, булмаса, алып меним!

Ни әйтергә белмәгәннән -

Эндәшмәдем каршы шунда...

Көянтәсе - минем иңдә,

Чиләкләре - синең кулда.

Сәлимәләр тыкрыгына

Борылганчы шулай бардың,

- Кич клубта танцы була,

Кил, яме! - дип карап калдың.

Кич клубка бармадым шул...

Ул көнне дә, аннан соң да.

( Чүәк белән ничек биеп

Йөрим кеше арасында?..)

Бер чакырдың - эш бар, дидем.

Ике дәштең - вакытым тар...

Өч эндәштең - баралмадым,

Дүртенчедә - карамадың.

Карамадың, үтеп киттең...

Син бүтән кыз белән идең.

Ә мин ул көн беренче кат

Биек үкчә кигән идем.

Аны кигәч, буем-сыным

Бигрәк зифа булган иде.

( Туфлиләрне медсестра

Рита биреп торган иде.

Мин аңарга, төн утырып,

Тастымаллар чиккән идем;

Кич чыкмыйча, ничә төннәр

Күз карамны түккән идем...)

Үтеп киттең, карамадың...

Нигә шулай булды икән?

Бөредәге матур хисне

Ниләр шулай кыйды икән?

Югыйсә мин сөюеңне

Карашыңнан сизенә идем.

Сиңа матур күренер өчен

Гел зәңгәрдән киенә идем.

Килешә иде миңа ул төс,

Булмаса да күзем зәңгәр...

Сиңа кайтам, гомеремне

Кисәкләргә бүлсәм әгәр. ...

Тагы бер кат очраштык без

Су буенда, таныш юлда.

Көянтәсез-нисез генә

Чиләк иде минем кулда.

Күрештең дә минем белән,

Чишмәгәчә иярә килдең:

- Чиләгең бик авыр, бугай,

Бир, булмаса, алып меним!

- Рәхмәт. Ләкин бирә алмыйм...

Сыңар чиләк җайсыз бит.

Гайбәт сөйгән хатыннарга

Тел чайкарга җай чыга бит.

Күрерләр дә, чышын - пышын

Сүзе китәр бер-берсенә,

Болай йөрү килешми шул

Хәзер...кеше кешесенә.

Син кайтарып сорамадың,

Мин кабатлап аңлатмадым...

Хушлашмыйча син борылдың,

Хушлашмыйча мин атладым.

Әле һаман үкенәм үзем,

Сөйләшмичә ник киткәнмен!..

Өйдә барыбер булды сүзе

Синең белән күрешкәннең.

Җәйгә чыксам, әле һаман

Сөеп кигән төсем зәңгәр,

Сиңа кайтам, гомеремне

Кыл урталай бүлсәм әгәр.

Бу якларга ул яклардан

Сәлам килә, Хәбәр килә:

"Ә ул һаман өйләнмәгән,

Ялгыз, диләр, әллә нигә..."

Сине һаман ялгыз диләр,

Күкләр һаман куе зәңгәр...

Шунда кайтам, гомеремне,

Бер бөтенгә җыйсам әгәр!

Зәңгәр кигән зәңгәр җәйләр,

Әйтерсең лә,кичә генә. ..

Зат киемнәр, күр, никадәр,

Туфлилар дә ничә менә!

Агы да бар, күге дә бар,

Карасы да, кызылы да.

Тик танцыга аны киеп

Йөри күрше кызы гына...

Ә мин, кайтып шул җәйләргә,

Шул чүәктән йөрер идем...

Чәчләремне, тасма тагып,

Толымнарга үрер идем.

Иңнәремә көянтә асып,

Чишмәләргә төшәр идем...

Әкрен атлап, вак-вак басып,

Сезнең турыдан үтәр идем.

Чүәктән дә танцыларга

Йөрер идем, киеп зәңгәр...

Сиңа кайтам...

Кайтыр идем, гомеремне

Кыл урталай бүлсәм әгәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев