Әтнә таңы

Әтнәләр, Күәм күперендә эш башланды

Без сезне тыңлыйбыз Әтнәләр, Күәм күперендә эш башланды Булмас, быел эшләнмәс, дигән идегез. Ә күперне яхшылап эшләргә җыеналар. "Безне сүкмәслек итеп, җиренә җиткереп эшлибез",- ди Казаннан килгән оешманың мастеры Айнур Әхмәтов. Сүрия МИНГАТИНА 30 нчы сентябрь көнне Күәм авылының убылып төшкән күпере янәшәсендә бер төркем эшчеләр кайнашты. Хәтерлисез булыр, бу...

Без сезне тыңлыйбыз

Әтнәләр, Күәм күперендә эш башланды

Булмас, быел эшләнмәс, дигән идегез. Ә күперне яхшылап эшләргә җыеналар. "Безне сүкмәслек итеп, җиренә җиткереп эшлибез",- ди Казаннан килгән оешманың мастеры Айнур Әхмәтов.

Сүрия МИНГАТИНА

Реклама

30 нчы сентябрь көнне Күәм авылының убылып төшкән күпере янәшәсендә бер төркем эшчеләр кайнашты. Хәтерлисез булыр, бу күпер хакында байтак яздык, " Күәм күперен җир йоткан", "Күәм күперле дә, юллы да булачак" дип үзем генә дә ике тапкыр яздым. Район хакимияте башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов күзәтчелегендә эшләнгәнен дә беләсез. Ә төзекләндерү эше республиканың "Волгадорстрой" оешмасы ир-егетләре тарафыннан башкарыла.

- Бүгенге көндә 5 кеше эшлибез, килеп торучылар да, китеп торучылар да бар. Хезмәткәрләр Күәм мәктәбендә торып эшли, ә мин үзем кайтып-килеп йөрим. Иң элек эш башлаганчы иске күперне сүтеп, казып иске торбаларын чыгарабыз. Алар шундый тирән кергәннәр, урыннарын үзгәртеп бетергәннәр, эзләп таба торган түгел, 9 метр тирәнлеккә төшкәннәр. Күпер ничек торгандыр. Котлован казыйбыз, төп эшне экскаватор башкара, кыскасы, барыбызга да эш җитә. Күпер урынын искедән арындырып бетергәч, икегә ике метрлы "кольцо" (торба) төшерәбез. Казаннан проект ясаучылар килеп китте. Нәкъ менә алар тирәнлекне, киңлекне, озынлыкны, ничек эшләргә кирәклеген әйтәчәкләр. Әлегә безгә эшне туктатмас өчен ни рәвешле эшләү кирәген күрсәтеп киттеләр, шул тәртиптә эшләүне дәвам итәбез, аннан соң алар безгә өстәмә мәгълүмат бирәчәкләр... - ди Айнур.

Әлеге бригаданың күпер төзү тәҗрибәсе бар, Бектау районының Шегали авылында эшләгәннәр. Ә Әтнәбезне мастер егет яхшы белә, чөнки җәй көне знаклар утырттылар. Күперне авыл халкы түземсезлек белән көтә, шуңа кайчан әзер булачагы кызыксындыра.

- Бик тиз генә итеп тә эшләп китә ала идек, алай эшләгәндә тагын бер 30-40 елдан соң убылып төшәр дидек. Булгач булгач, әйбәт булсын, дибез. Вакытны төгәл генә әйтеп тә булмый, чөнки һава торышы ничек булыр, проект ясаучылар ничек эшләр, алар бөтенесе бәйләнгән. Шулай да, Алла боерса, бер айга сыешырбыз дип торабыз...- диде мастер. Фәрештәләрнең "Амиин", дигән сәгатенә туры килсен дип телик.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: