Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, Күәм күперле булды

Авыл җирлеге Күәм күперле булды Әлеге күпернең кайда урнашканын, ничек эшләнгәнен һәркайсыгыз яттан беләдер. Чөнки җир йотканнан соң күпме торганын, ничек эшләнә башлаганын, районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов үзе карап эшләткәнен берничә тапкыр яздым. Сүрия МИНГАТИНА Монысы белән нокта куясым килә, чөнки авылдашларны гына түгел, райондашларны да борчуга салган Күәм авылы...

Авыл җирлеге

Күәм күперле булды

Әлеге күпернең кайда урнашканын, ничек эшләнгәнен һәркайсыгыз яттан беләдер. Чөнки җир йотканнан соң күпме торганын, ничек эшләнә башлаганын, районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов үзе карап эшләткәнен берничә тапкыр яздым.

Сүрия МИНГАТИНА

Монысы белән нокта куясым килә, чөнки авылдашларны гына түгел, райондашларны да борчуга салган Күәм авылы күпере эшләнеп бетте. Дүшәмбе көнне эшләүчеләрнең хәлләрен белеп, фотога төшереп китик әле дип барганда, эшләрен төгәлләп яталар иде. 10 берәмлек техника, 5-6 кеше, авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин да шунда, соңгы эшләрне башкаралар иде.

"Иртәгә ( 1ноябрьдә ) әзер итеп китәрбез дип торабыз. Бик тырышып, әйбәт булсын дип эшләдек. Бу авылда яшәүчеләрнең гомеренә җитә, киләсе буынга да җитәр дип уйлыйбыз. Башта элекке урынны бик яхшылап чистарттык, шуның өстенә эре таш салдык, аннан вак таш салдык, арматуралар белән ныгытып, бетонладык. Шуның өстенә 2×2метрлы торба салдык, өстенә балчык салып, ныгытып тигезлибез менә. Тагын азрак үзле кызыл балчык салып таптаткач, 20 см калынлыкта -ком, шул ком өстенә тагын 20 см вак таш салып, юл белән тигезлибез. Быел шул килеш торып тора, утырасы булса утыра, киләсе яз-җәй айларында урамы белән бергә күпер өстеннән асфальт юл узачак..."- дип сөйли Казаннан килгән оешма мастеры Айнур Әхмәтов.

"Баш-башларын карагыз, бетонлаган җирләре чыгып та калды, бик әйбәт эшләделәр, быел урамнарга таш җәеп булмады инде, тыкрыкларга гына җәйсәк дип торабыз, зурлап яз эшли башларбыз инде..." - дип авыл җирлеге башлыгы күпернең ике ягын күрсәтә.

Ул да түгел, күпердән ерак түгел яшәгән Кәүсәрия апа килеп җитте, "Аллага шөкер, күперле булдык, тырышлыгы кергән һәркемгә рәхмәт. Шулкадәр тырыш булды бу егетләр, сокланып карап йөрдек, менә бу мастер-егет шушы җиргә 30 сентябрьдә килеп баскан иде, һаман басып тора, бер минут китмичә карап эшләтте, анысы татар булгач килеп сөйләшеп киткәләдем. Тагын өч егет гел эшләделәр, калганнары килеп-китеп йөрделәр. Тыныч холыклы егет, әнә шул будкада яшәп яттылар алар. Бер белмәгән кешеләр килеп яши башлагач, азрак шикләнеп тә куйган идек, "эһ" иткән тавышлары да чыкмады боларның, эшләделәр дә эшләделәр", - дип авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтте ул.

Әйтерлеге дә бар. Көн дә күргән кешегә барысы билгеле, килеп киткәндә дә күз тимәсен дип сокландык. Бергәлектә -көч, дип белми әйтмәгәннәр. Нәтиҗәсе - күз алдында, игелеген дә күрергә насыйп булсын.

Мастер - Айнур Әхмәтов

Шушында яшилэр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев