Әтнә таңы

Әтнәләр, Күәмдә хоккей мәйданчыгы төзелә

Күәмдә бар иде ич инде, диячәгегезне белеп торам. Әйе бар иде, искесе, агачтан үзләре ясаганы. Ә монысы урысчалатып әйтсәк, "заводской,"- 56 х 26 мәйданлы. Зур! - Ике атна элек кенә кайтты әле. Менә корып куйдык, укучылар белән мәйданчык эченә бушатылган балчыкны кырыйларына таратабыз, әнә теге сары сызыкка кадәр балчык белән...

Күәмдә бар иде ич инде, диячәгегезне белеп торам.

Әйе бар иде, искесе, агачтан үзләре ясаганы. Ә монысы урысчалатып әйтсәк, "заводской,"- 56 х 26 мәйданлы. Зур!

- Ике атна элек кенә кайтты әле. Менә корып куйдык, укучылар белән мәйданчык эченә бушатылган балчыкны кырыйларына таратабыз, әнә теге сары сызыкка кадәр балчык белән өясе бар. Аннан соң су тутырып катырасы гына кала, балчыгы булса, су белән проблема булмый анысы, су бар,- дип сөйли Күәм мәктәбенең физкультура һәм тормыш иминлеге дәресләре укытучысы Булат абый Зарипов.

Ул сөйли, мин кызыксынам: "Ни өчен нәкъ менә Күәмгә бирелгән, республика программасына да карамый. Ә ул елмая.

"Әлмәттән алып кайттым, нефтьчеләр бүләге", -ди Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин.

1 миллион 150 мең сумлык бүләк, ялгышмасам. Вәт бүләк бу!

"5-6 машина балчык кына кирәк әле тутырырга", дип борчылалар иде. Укучыларның хәленә кереп авыл күперен эшләүче оешма шоферлары булышырга ният иткән, ул да түгел берсе машинасындагы балчыкны бушатырга килеп тә җитте.

Реклама

Уртак тырышлык белән менә шулай ясала мәйданчык. Үзләре әйбәт булгач, булышучылары да бар.

Ә кыш көнен күз алдыма китерәм, искесе дә гөрләп тора иде, монысыннан кайтып та кермәсләр инде хоккей сөючеләр...

Рәхмәт, туган авылыма бүләк ясаучыларга!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: