Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, күн аяк киеме сайлау кагыйдәләре

Кыш җитә озакламый, минем кебек яңа аяк киеме алырга җыенучылар аз түгелдер. Кибеттән арзанлы сапоги алып, берничә айдан ремонтка йөгерәсе килми хәзер. Чын күнен алып карарга исәп, өйрәтүчеләр күп, бәлки аның кагыйдәләре бардыр. Языгыз әле шул хакта. Фәнилә. Фәнилә, синең соравыңа җавап эзли торгач, үзебез дә күн аяк ткиеме сайлау...

Кыш җитә озакламый, минем кебек яңа аяк киеме алырга җыенучылар аз түгелдер. Кибеттән арзанлы сапоги алып, берничә айдан ремонтка йөгерәсе килми хәзер. Чын күнен алып карарга исәп, өйрәтүчеләр күп, бәлки аның кагыйдәләре бардыр. Языгыз әле шул хакта. Фәнилә.

Фәнилә, синең соравыңа җавап эзли торгач, үзебез дә күн аяк ткиеме сайлау остасына әйләнә яздык.

Кышкы аяк киемнәрендә калын, матур тире, гадәттә, кунычка, ә арзанлысы һәм юкасы аяк киеменең очына беркетелә икән. Бу экономияләү максатыннан эшләнә. Шуңа күрә аяк киеме очындагы мехның калынлыгын капшап карагыз, югыйсә кышкы салкын көннәрдә аякларыгыз туңарга мөмкин.

Җөйләрне дә игьтибарсыз калдырмагыз. Алар күзгә бәрелеп тормаска һәәм кул белән капшап караганда әллә ни сизелмәскә тиеш. Югыйсә, йөргәндә уңайсыз булачак.

Олтанның тегеп беркетелгән булуы да күпләргә бик әһәмиятле.

Шуны исегездән чыгармагыз, модель булмаган аяк киемнәренең генә олтаны тегелә. Олтанның тегеп беркетелгән булуына инаныгыз. Чөнки кайбер сапогиларның җөйләре күренеп торса да, алар чынлыкта ябыштырылган була. Моны тикшерү өчен олтыракны күтәреп карагыз. Әгәр олтан тегеп беркетелгән икән, җөйләр эчке якка да чыгып тора. Гадәттә бер атлам 0,7 см булаӑ Аяк киеме махсус машина ярдәмендә тегелсә яхшырак. Кайбер оешмаларда аны кул белән дә тегәләр. Мондый эшләнмәне атламнарның тигезле-тигезсез булуыннан куреп була.

Яхшы киемгә хас билгеләр:

- Аяк киеме тартмаларда сатылырга тиеш.

- Алга киткән эре фирмалар аяк киеме формасын югалтмасын өчен, аның эченә катыргы яки пластик материалдан эшләнгән каркаслар куеп калдыралар.

- Аяк киеменә җитештерүче һәм шәһәр, ил күрсәтелгән булырга тиеш.

- Эре фирмаларда җитештерелгән аяк киемнәренең тартмадагы, тамгадагы , шулай ук аяк киеменең аскы өлешендәге фирма билгеләре бер-берсеннән аерылмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев