Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, коточкыч авария

Юл һәлакәтендә 7 кеше гомере өзелгән Бүген көндез "Казан-Шәмәрдән" трассасының 86 нчы чакрымында Citroen Jumper микроавтобусы һәм Hyundai җиңел машинасы бәрелешеп, зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Фаҗигадә 7 кеше һәлак була, шуларның 2 се ашыгыч ярдәм машинасында, дип хәбәр ителә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында....

Юл һәлакәтендә 7 кеше гомере өзелгән

Бүген көндез "Казан-Шәмәрдән" трассасының 86 нчы чакрымында Citroen Jumper микроавтобусы һәм Hyundai җиңел машинасы бәрелешеп, зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Фаҗигадә 7 кеше һәлак була, шуларның 2 се ашыгыч ярдәм машинасында, дип хәбәр ителә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.

Авариядә зыян күргән кешеләрне хастаханәгә озаталар. "Татар-информ" китергән Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге юл-транспорт һәлакәтендә, барлыгы 12 кеше зыян күргән, аларның 2се - бала.

- Хәзер Казан-Шәмәрдән юлында һәлакәттә зыян күргән балага Саба үзәк район хастаханәсендә ашыгыч операция ясала, икенчесен Казанга - Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Саба үзәк район хастаханәсенә ярдәм һәм консультация күрсәтү өчен Медицина катастрофалары үзәге табиблары бригадасы килгән. Һәлакәттә зыян күргән тагын 1 кешене Республика клиник хастаханәсенә озатканнар, шулай ук тагын 2 кешене Казанга җибәрергә мөмкиннәр. Ихтыяҗ булган очракта, медицина авиациясе җәлеп ителергә мөмкин, - дип хәбәр иттеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында. Соңгы мәгълүматлар буенча, Саба хастаханәсендә операция ясала торган баланың да гомерен саклап кала алмаганнар...

Аллаһ Тәгалә һәлак булганнарның якыннарына сабырлыклар бирсен иде, авыр кайгыларын уртаклашабыз... Юлларда сак йөрик!

Интертат.ру

Фотолар 16.mchs.gov.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев