Әтнә таңы

Әтнәләр, коточкыч җинаять

Россия Тикшерү комитеты Татарстан идарәсе Зәй районара бүлеге тарафыннан 55 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Ул РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 5 нче бүлеге буенча җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 22 сентябрьдә Сарман районында әлеге ир-ат бергә яшәүче хатын-кызның кече яшьтәге өч оныгы белән йортта үзе генә...

Россия Тикшерү комитеты Татарстан идарәсе Зәй районара бүлеге тарафыннан 55 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды.

Ул РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 5 нче бүлеге буенча җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 22 сентябрьдә Сарман районында әлеге ир-ат бергә яшәүче хатын-кызның кече яшьтәге өч оныгы белән йортта үзе генә кала.

Реклама

Шуннан файдаланып ул 4 яшьлек кызны көчли. Соңрак өйгә әбиләре кайтып керә, кыз баланың канга буялганын күреп ала һәм ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырта. Ир-ат үз гаебен таныган. Якын арада аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Шунысы да игътибарга лаек: 2012 елда ир-ат балигъ булмаган балага карата кылынган җенси гамәлләре өчен хөкем ителгән булган инде. Тикшерү эше дәвам итә. Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: