Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, коточкыч һәлакәт

Татарстанда М-7 трассасының Биектау районы биләмәсенә туры килгән урында, Чебакса бистәсе янында, коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт хакында коткару хезмәтенә 112 телефоны аша 16:30 сәгатьтә хәбәр ителә. Трассаның 820 нче чакрымында DAF йөк машинасы (фура) һәм 14 нче модель "Лада" автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажиры...

Татарстанда М-7 трассасының Биектау районы биләмәсенә туры килгән урында, Чебакса бистәсе янында, коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Һәлакәт хакында коткару хезмәтенә 112 телефоны аша 16:30 сәгатьтә хәбәр ителә. Трассаның 820 нче чакрымында DAF йөк машинасы (фура) һәм 14 нче модель "Лада" автомобиле бәрелешкән.

Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажиры һәлак булган, дип яза "Татар-информ". Урында коткару хезмәте эшләгән. Сытылган машина эченнән үлгән кешеләрне махсус җайланмалар ярдәмендә генә чыгара алганнар.

Без, әтнәләр дә, кайгы килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Һәм юлларда сак булырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев