Әтнә таңы

Әтнәләр кредит аламы

Соңгы берничә айда Россиядә кулланучыларның ышаныч индексы бераз гына арткан. Шулай да, акча туздырудан тыелучылар саны һаман да күп әле. Әлеге сораштыруны Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Тикшеренүдә Россиянең төрле почмакларында яшәүче 1600 кеше катнашкан. Әйтергә кирәк, Россиядә кредит алудан баш тартучылар саны һаман да шактый югары булып кала....

Соңгы берничә айда Россиядә кулланучыларның ышаныч индексы бераз гына арткан. Шулай да, акча туздырудан тыелучылар саны һаман да күп әле.

Әлеге сораштыруны Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Тикшеренүдә Россиянең төрле почмакларында яшәүче 1600 кеше катнашкан.

Әйтергә кирәк, Россиядә кредит алудан баш тартучылар саны һаман да шактый югары булып кала. Халыкның 65 проценты зур чыгымнар таләп итә торган сатып алулардан баш тарта. Бүгенге вәзгыятьне төрле сатып алулар өчен уңышлы дип санаучылар да юк түгел. Алар барча россиялеләрнең 20 процентын тәшкил итә.

Кредит алу белән бәйле мәсьәләгә килгәндә, россиялеләр фикеренчә, хәзерге чорда бурычка акча алудан тыелып торсаң яхшырак. Халыкның 87 проценты нәкъ менә шушы фикер белән килешә. 2009-2014 елларда исә кредитларга уңай караучылар саны күпкә артыграк булган.

"Банкларга ышанасызмы?" дигән сорауга исә россиялеләрнең 37 проценты "әйе" дип җавап биргән. Алар артык акчаны нәкъ менә банкларда саклау яклы. Хәер, банкларга шикләнеп караучылар да шактый. Алар россиялеләрнең 39 процентын тәшкил итә. Бу затлар банктагы акчаларны, киресенчә, тизрәк кире алырга тәкъдим итә.

Әйтергә кирәк, россиялеләр арасында чыгымнарны киметергә кирәк, дип санаучылар да арта башлаган. Бүгенге көндә халыкның 66 проценты шулай дип саный.

http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: