Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, куркып кына бардым очрашуга

Күңгәр мәктәбен 1974 нче елда тәмамлаучыларның очрашуы булды. Мин бу очрашуга бик дулкынланып бардым. Бераз курыктым да әле. 42 ел үтте бит инде, таный алырмынмы классташларымны, дип уйлап өйдән чыгып киттем. Очраштык. Үзгәргәнбез. Танымаганнары да булды. Кочаклаштык, елаштык. Азрак тынычлангач, Күңгәр мәктәбендә җыелып, укыган сыйныф бүлмәләренә кереп, фотоларга төшкәннән соң,...

Күңгәр мәктәбен 1974 нче елда тәмамлаучыларның очрашуы булды.

Мин бу очрашуга бик дулкынланып бардым. Бераз курыктым да әле. 42 ел үтте бит инде, таный алырмынмы классташларымны, дип уйлап өйдән чыгып киттем. Очраштык. Үзгәргәнбез. Танымаганнары да булды. Кочаклаштык, елаштык. Азрак тынычлангач, Күңгәр мәктәбендә җыелып, укыган сыйныф бүлмәләренә кереп, фотоларга төшкәннән соң, бәйрәмне Әтнәдэ кафеда дәвам иттек. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте.

Мин әле дә шул очрашу хисләреннән арына алмыйча йөрим. Башкалар да шулайдыр дип уйлыйм. Күңелле дә, моңсу да булды ул очрашу. Моңсу - чөнки тагын аерылабыз. Очрашырга насыйп булсын. Бу очрашуны оештырган, барлык чыгымнарны да үз өстенә алган Саммасов Ревальгә, һәрберебезнең телефон номерларын эзләп табып, өчәр-дүртәр тапкыр шалтыратып килүебезне сорап оештыручы Вәлиуллин Илдарга очрашуга килгәч рәхмәт әйттек. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын аларга, безне күрештереп сөендергәннәре өчен. Озын, тигез гомер, балалар, оныклар игелеген күреп, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын.

Гөлсия,

Дусым авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев