Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, кысан булачак

Стационарда - ремонт Район үзәк больницасында барган төзекләндерү эшләре хакында һәрберебез хәбәрдар, инде уңайсызлыкларына да ияләнеп киләбез. "Төзекләндерү эшләренең беренче этабы - поликлиника өлеше бетте. Дәүләт аның ремонтына 44,3 миллион сум акча биргән иде. Төзекләндерү эшләренең икенче этабын башладык, стационар өлешенә күчендек. Балалар, хатын-кызлар ята торган бүлмәләр, бокс-изоляторда ремонт инде...

Стационарда - ремонт

Район үзәк больницасында барган төзекләндерү эшләре хакында һәрберебез хәбәрдар, инде уңайсызлыкларына да ияләнеп киләбез.

"Төзекләндерү эшләренең беренче этабы - поликлиника өлеше бетте. Дәүләт аның ремонтына 44,3 миллион сум акча биргән иде. Төзекләндерү эшләренең икенче этабын башладык, стационар өлешенә күчендек. Балалар, хатын-кызлар ята торган бүлмәләр, бокс-изоляторда ремонт инде башланды. Чиратта-терапия, хирургия бүлекләре. Ул бүлекләрдә дәваланучылар өчен икенче урыннар әзерлибез. УЗИ, лаборатория булган җирдә палаталар булачак, сыешмасак беренче катка төшәрбез дип торабыз. Кысанрак булыр, тик авыруларга зыян килмәслек итеп эшләргә тырышабыз. Бу өлеш ремонтына Хөкүмәтебез 87 миллион сум акча күчерде. Без уйлаганча барса, төзекләндерү эшләре 2017 елның урталарына тәмамланыр дип торабыз", - ди район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов.

Диспансерлаштыру, вакцинация ясау инде төгәлләнгән, флюорографиягә төшәргә тиешлеләр бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев