Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр кышка әзерләнә

Быел календарьдагы кыш чын кыш белән тәңгәл килмәс кебек. Шуңа охшаган. Озакламыйча беренче кар да күренер мөгаен. Автомобиль йөртүчеләр, кышка алдан ук әзерләнегез. Интернет челтәрендә автомобильчеләргә биргән киңәшкә юлыктык. Шиплы көпчәкләрне беренче суыклар җиткәнче үк куйсагыз, отарсыз. Чират та булмый, өстәвенә, әле бәяләр дә арзан була, ул гына түгел, ташламалар...

Быел календарьдагы кыш чын кыш белән тәңгәл килмәс кебек. Шуңа охшаган. Озакламыйча беренче кар да күренер мөгаен. Автомобиль йөртүчеләр, кышка алдан ук әзерләнегез. Интернет челтәрендә автомобильчеләргә биргән киңәшкә юлыктык.

  1. Шиплы көпчәкләрне беренче суыклар җиткәнче үк куйсагыз, отарсыз. Чират та булмый, өстәвенә, әле бәяләр дә арзан була, ул гына түгел, ташламалар да булырга мөмкин.

    Монда шуны белеп торырга кирәк: җәйге көпчәк җир белән бәйләнешен 5-7 градус җылылыкта ук югалта башлый. Ә кышкысы бу температурада да эффект бирә. Сәгатенә 50 км тизлекле автомобиль кышкы көпчәкләр белән 31 метр шуып бара. Ә җәйге белән - 62 метр! Башкача әйтсәк, кышкы көпчәкләр инде туктаган була, ә җәйге бу вакытта әле сәгатенә 39 км тизлек белән алга баруын дәвам итә.

  2. Көпчәк кенә түгел, тәрәзәдән күрү дә (обзор) бик мөһим. Шуңа күрә хәзер үк "Незамерзайка" салыгыз, кирәк булса "дворник"ларны яңага алыштырыгыз. Тәрәзәне боздан чистарта торган кыргыч та, щетка да бардачокта, ишек замокларын җебетер өчен "размороживатель" яныгызда булсын.

  3. Кышын аккумуляторга йөкләнеш бермә-бер диярлек арта. Азапланмас өчен, кирәк була калса, яңаны алыгыз.

  4. Йөртү стилен үзгәртегез, дистанция тиешенчә булсын һәм башкалар өчен дә уйлый белегез. Кинәт кызу итеп урыннан кузгалу һәм кинәт туктау ярамый. Иң мөһиме - тизлекне акырынайтыгыз, онытмагыз - бик дөрес сүзләр бу: "Тише едешь, дальше будешь". (Алда кинәт кенә борылыш булырга мөмкин, кемнеңдер каршыңа чыккан булуы бар, каршы яктан автомобиль "обгон"га чыгарга мөмкин). Хәтта кышкы көпчәкләрегез яңа булса да, кызу йөрмәгез.

  5. Автомобиль йөртүчеләр, сак булыгыз: кара боз каплаган урын иң хәтәре. Ул күбесенчә яхшы җилләгән урыннарда була. Өстәвенә, моның өчен артык каты салкыннар да кирәкми, нуль градус булу да җитә. Каракучкыл бозлы урыннан акрын һәм игътибарлы булып узарга кирәк.

  6. Шиплымы, шипсызмы? Әлегә кадәр кышын шипсыз көпчәкләр дә бик яхшы ул диючеләр бар. Шуны онытмагыз: заман технологияләре нәтиҗәсендә шиплы көпчәкләр шипсызыннан бер башка өстен хәзер.Шиплы покрышка коры асфальтта да үзен яхшы хис итә. Ә фрикцион көпчәк боткасыман кар юлда да, бозда да яхшы йөри. Шуңа күрә көпчәкне сатып алганда шипларына гына түгел, чыккан елына да игътибар итегез. 2016 елгысы әлегә иң яхшысы санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев