Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр кызыга иде...

Язылганга кире кайтып Без бик кызыга идек... Газетабызның 16 октябрь санында басылган "Ятим калган урам башлары..." н укыгач, мин дә кулыма каләм алдым. Безнең урам "Ударник" дип аталып йөртелә. Элек исеме җисеменә туры килми иде, чөнки анда күбесе алдынгы колхозчылар, сыер савучылар, көтүчеләр һәм төрле эштә эшләүчеләр яши. Сугышка кадәр...

Язылганга кире кайтып

Без бик кызыга идек...

Газетабызның 16 октябрь санында басылган "Ятим калган урам башлары..." н укыгач, мин дә кулыма каләм алдым. Безнең урам "Ударник" дип аталып йөртелә. Элек исеме җисеменә туры килми иде, чөнки анда күбесе алдынгы колхозчылар, сыер савучылар, көтүчеләр һәм төрле эштә эшләүчеләр яши. Сугышка кадәр яшелчә бакчасында эшләүче Гобәйдуллина Гыйззи апай алдынгы булган, аңа ударник исеме биргәннәр. Шуннан соң безнең урам да "Ударник"дип аталып йөртелә башлаган. Менә бер-ике ай элек безнең урамыбызга да асфальт җәйделәр. Без бик кызыга идек, асфальт җәйгән урамнарга, су да керттеләр йортларга. Шәһәрчә яшибез, моның өчен җитәкчеләребез күп хезмәт куйганнардыр. Кызганыч, кайбер колхозчыларыбыз бу рәхәтне күрә алмыйча гүр иясе булдылар. Урамыбыз белән шөкерана кылабыз, җитәкчеләребез исән-сау эшләсеннәр, асфальтка баскан саен шулай дибез. Аллага шөкер, без дә бу көнне күрдек, игелеген дә күрергә язсын. Саклап тотыйк.

Назирә БАЯЗИТОВА,

Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев