Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр лаеклы ялга ничек чыга

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ил хөкүмәтенә пенсия системасын камилләштерү буенча берничә тәкъдим белән чыкты. Төгәлрәк әйтсәк, анда укытучы һәм табибларны вакытыннан алдан пенсиягә чыгудан мәхрүм калдырырга тәкъдим ителә. Әкренләп аның өчен кирәкле стажны 25-30 ел түгел, ә 40 елга кадәр күтәрмәкчеләр. Россиялеләрнең күбесе бу тәкъдимгә каршы чыга. Ләкин...

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ил хөкүмәтенә пенсия системасын камилләштерү буенча берничә тәкъдим белән чыкты. Төгәлрәк әйтсәк, анда укытучы һәм табибларны вакытыннан алдан пенсиягә чыгудан мәхрүм калдырырга тәкъдим ителә. Әкренләп аның өчен кирәкле стажны 25-30 ел түгел, ә 40 елга кадәр күтәрмәкчеләр. Россиялеләрнең күбесе бу тәкъдимгә каршы чыга.

Ләкин укытучыларның вакытыннан алдан пенсиягә чыгу хокукын, табибларга караганда, күбрәк яклаганнар. Моны Superjob тикшеренүләр порталы анализлаган.

Ил халкының күбесе Министрлык тәкъдим иткән инициативаны хупламый: укытучыларның иртәрәк пенсиягә чыгуларын яклап сораштырылучыларның өчтән икесе чыккан. Ә табибларны респондентларның 59 проценты яклый. Халыкның 14 проценты - укытучыларга, ә 18 проценты табибларга вакытыннан алда пенсиягә чыгу срогын арттырырга кирәк, дип уйлый.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдименә каршы чыгучы россиялеләр укытучы һәм табиб хезмәтенең никадәр катлаулы булуын ассызыклый. "Укытучы хезмәте бөтен көчеңне биреп эшләү, эшкә баш-аягың белән чумуны сорый, җитмәсә анда һәрвакыт нервларга йөкләмә килә, укытучы эше - иң игелекле, ләкин иң аз күләмдәге хезмәт хакы булган хезмәт", - ди алар. Ә табибларның эшен исә зарарлы җитештерү сәнәгате белән чагыштыралар, анда психологик яктан йөкләмә көчле, диләр.

Проектны хуплаучы кешеләр исә теләсә нинди һөнәр иясенең вакытыннан алда пенсиягә чыгуына каршы килә. Гомумән алганда, россиялеләрнең дәгъвалары шушы ике профессия вәкилләренең кимчелекләренә түгел, ә илнең белем бирү һәм медицина системасындагы җитешсезлекләре белән бәйли. "Сәбәп бер генә - олы яшьтәге укытучы балаларга белем бирә, ә яңалары, гадәттә, шаблон буенча эшли; Безнең округта табиблар бармак аша карап эшли, хезмәт хаклары зур, социаль пакетлары да бар аларның" дигән фикерләр дә очрый.

Сораштыруда респондентлар шәхси тәҗрибәләреннән чыгып та эш йөртә. Чөнки хөрмәткә лаек ике профессиядән россиялеләр күбрәк укытучыларны яклап чыга. Мөгаен, моңа укытучыларның яхшы белем бирүләре дә, табибларның начар итеп дәвалау нәтиҗәсе дә тәэсир итми калмагандыр.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев