Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, үлемгә китерә, белегез!

Сәламәтлек Тәмәке тарту үлемгә китерә Тәмәке тарту Бөтендөнья Сәламәтлек оешмасы тарафыннан йогышлы булмаган авыруларның төп сәбәпчесе булып исәпләнә. Һәр көн дөньяда бу зарарлы гадәт 10 меңнән артык, Рәсәйдә исә ел саен 300 мең кешенең үлеменә китерә. Сүрия МӘХМҮТОВА Соңгы елларда тәмәке тартучы балалар һәм яшүсмерләр артып китте. Малайлар арасында беренче...

Сәламәтлек

Тәмәке тарту үлемгә китерә

Тәмәке тарту Бөтендөнья Сәламәтлек оешмасы тарафыннан йогышлы булмаган авыруларның төп сәбәпчесе булып исәпләнә. Һәр көн дөньяда бу зарарлы гадәт 10 меңнән артык, Рәсәйдә исә ел саен 300 мең кешенең үлеменә китерә.

Сүрия МӘХМҮТОВА

Соңгы елларда тәмәке тартучы балалар һәм яшүсмерләр артып китте. Малайлар арасында беренче тапкыр тәмәке тартып карау 10-11 яшьтә, кызларда 13 яштә күзәтелә икән. Рәсәйдә 16-17 яшьтә тәмәке тартучыларның 45%ы - яшь егетләр, 16% ын кызлар тәшкил итә. Татарстанда исә 30% яшь егетләр һәм 20% кызлар тәмәке тарта. Тәмәкенең кеше организмына йогынтысы ничек?

Бу хакта Әтнә район үзәк больницасының терапевты Лилия Равил кызы Солтанова белән әңгәмә кордык.

- Тәмәке тарту карап торышка ук ямьсез күренеш. Моңа өстәп ул мавыгуга китерә. Тәмәкеләрдә булган никотин баш мие функциясен боза. Җыерчыклар барлыкка килә. Тәмәке тарту тирегә кан килүне азайта. Ул җыерчыклы һәм ялтырый торганга әйләнә. Күз күрүе начарлана. Күп тарткан саен катаракта авыруы барлыкка килә, ә бу исә сукыраюга китерергә мөмкин. Авыз куышлыгы яман шешенә дә тәмәке сәбәпче. Чөнки тәмәке тартучының төкереге авыздагы бактерияләрне нейтральләштерә алмый. Тире җәрәхәтләнә. Тәмәке төтенендә булган сумаладан тире саргая, тырнаклар таплар белән каплана. Тамак яман шешен дә тәмәке китереп чыгара. Тарту нәтиҗәсендә псориаз авыруы да килеп чыгарга мөмкин. Тартучы кешенең тәнендә кызгылт-соры тимгелләр барлыкка килеп, ул кычыта башласа, табибка күренергә кирәк.. Шулай ук тәмәке тарту югары артериаль басымга, кан тамырларының тараюына да китерә һәм йөрәк тибешен ешайта. Тартучылар арасында үпкә яман шеше, бронхиаль астма һәм эмфизема авыруларының барлыкка килү очрагы 20 тапкырга күбрәк күзәтелә. Ашказаны җәрәхәте белән интегүчеләр дә тәмәке тартучылар. Тәмәке тартучыларга "Әгәр дә сез тәмәке тартасыз икән, ләкин әле көчле бәйлелек юк икән, хәзер үк тәмәке тартуны ташлагыз", дип әйтәсем килә.

- Яшьләргә тәмәкесез яшәүнең уңай яклары турында да әйтеп китмәссезме икән?

- Иң элек сәламәтлек яхшы була. Үз-үзеңә ныклы ышаныч барлыкка килә. Кеше үз-үзен бәяләргә өйрәнә. Карьера үсеше турында уйлый башлый. Чөнки тәмәке тартмау хәтерне һәм фикерләүне яхшырта. Моңа өстәп тартмаучының йөзе сәламәт күренә. Спорт белән шөгыльләнгәндә сулышы кысылмый башлый. Организмның чыдамлыгы арта. Моңа өстәп чәчтә һәм киемнәрдә ис булмый, акча янга кала. Әти-әни алдында үзеңне гаепле саныйсы булмый. Әле моңа өстәп ул энеләренә-сеңелләренә яхшы үрнәк тә күрсәтә. Ахыр чиктә яраткан кешең белән ачуланышасы булмый.

Күргәнегезчә, тәмәке тарту үлемгә китерүнең төп сәбәбе. Шулай ук аны туктатып та була - табиб шулай ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев