Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, “Ленин” рәисе үзләштермәде

Сайтыбызга "Уйлап таба беләләр Әтнәнең Бәрәскәсендә" дип яңа кое эшләнгәнен язган идем. Әлеге коеның матурлыгын күрсәтәсем килде. Язмада мондый юллар бар иде: Исеме ничек соң бу коеның?" дип сорыйм узып баручыдан. "Исеме дә юк бугай аның, бездә аларны рәттән төзекләндерәләр бит, исеменә, мөхеренә карап тормыйлар...", - дип җавап биргәч рәхәт...

Сайтыбызга "Уйлап таба беләләр Әтнәнең Бәрәскәсендә" дип яңа кое эшләнгәнен язган идем.

Әлеге коеның матурлыгын күрсәтәсем килде.

Язмада мондый юллар бар иде: Исеме ничек соң бу коеның?" дип сорыйм узып баручыдан. "Исеме дә юк бугай аның, бездә аларны рәттән төзекләндерәләр бит, исеменә, мөхеренә карап тормыйлар...", - дип җавап биргәч рәхәт булып китте. Анысы шулай, юктан бар ясый беләләр бу җирлектә. Хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин да, авыл җирлеге рәисе Аида Фатыхова да уйлап таба торганнардан. Халык өчен эшләүләре сөендерә"

Бүген иртән Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин шалтыратып ачыклык кертте. "Әйе, кое бик матур, аны без түгел, эшмәкәр Сабитов Госман эшләтте, бөтен җан җылысын биреп эшләткәнгәдер, ул бик матур килеп чыкты. Кое элек "Мәчет коесы" булып йөргән. Безнең Бәрәскәдә бик борынгы мәчет барын белмәүчеләр сирәк. Шул мәчетнең коесы булган бу урында. Бәрәскәләр бу хакта белә. "Минем шул коены төзекләндерәсем килә," дигәч, без бик шатланып риза булдык. Эшләүчесе дә, эшләтүчесе дә, күргәнегезчә без түгел, Госманның эшен үзләштерәсе килми, бу дөрес булмас", - диде ул.

Иман булган җирдә менә шулай яшиләр. Ә Бәрәскә шундый авыл.

Олы Әтнә авылында да, Түбән Бәрәскәдә дә кибетләр тотучы, җае чыккан саен фәкыйрьләргә, өлкәннәргә, мәчетләргә булышып торучы эшмәкәр өчен дә күңел сөенде. "Госман кибетендәге әйберләр хәләл, ышанычлы",- бездә шулай сөйләшәләр, һәм бу хак.

Кое да искиткеч матур итеп эшләнгән. Үзенә изгелек булып кайтсын.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев