Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, өлешебезне кертик!

2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре урын алырга тиеш! Бу Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан иткән иде. Купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтеп, бердәм тавыш бирүебез юкка булмаган: Казан 5000 тавыш җыйган шәһәрләрнең киңәйтелгән...

2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре урын алырга тиеш!

Бу Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан иткән иде.

Купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтеп, бердәм тавыш бирүебез юкка булмаган: Казан 5000 тавыш җыйган шәһәрләрнең киңәйтелгән исемлегенә керде! Казан федераль университеты, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете яңа банкнотлар өчен символлар бәйгесенең икенче этабына үтте.

5 августтан 30 августка кадәр символларны сайлап алуның икенче этабы - "Халыктан сорашу". "Җәмгыять фикере" фонды тарафыннан россиякүләм аноним сорашу үткәрелә. Аның нәтиҗәсе буенча 10 шәһәрдән торган кыска исемлек игълан ителәчәк.

Гөлүсә Батталова, Күәм авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев