Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр мактап кына яза белми

Язылганга кире кайтып Мактап кына яза белмим шул "Без-2084" дип исемләнгән язманы укыгач, кулыма каләм алдым. Газетаның хәбәрчесе., даими язылып укучысы буларак, фикерләрем бар. Рәүфҗан ЗАКИРОВ, Олы Мәңгәр авылы Тиражыбыз азрак кимеп киткән икән шул, безнең өчен бу килешми. Әтнә халкы гомер-гомергә укымышлы булуы белән аерылып торды, әле дә шулай....

Язылганга кире кайтып

Мактап кына яза белмим шул

"Без-2084" дип исемләнгән язманы укыгач, кулыма каләм алдым. Газетаның хәбәрчесе., даими язылып укучысы буларак, фикерләрем бар.

Рәүфҗан ЗАКИРОВ,

Олы Мәңгәр авылы

Тиражыбыз азрак кимеп киткән икән шул, безнең өчен бу килешми. Әтнә халкы гомер-гомергә укымышлы булуы белән аерылып торды, әле дә шулай. Газетабызга язылмаучыларны аңлый алмыйм, мин үзем даими рәвештә булмаса да күрше район гәҗите "Арча хәбәрләрен караштырып барам, беезнең "Әтнә таны" белән чагыштырам. Сүз дә юк, өстенлек "Әтнә таңы"нда. Язмалар эчтәлеклерәк, колач киңрәк. Арча газетасының да үз өстенлеге бар. Һәр атнаның җомга саны куш бит белән чыга. Ә ул битләрдә иҗат белән шөгыльләнүчеләргә киң урын бирелгән. Шул өстәмә битләр өчен генә язылучылар бар. Безнең газетага да өстәп булмыймы? Шулай эшләгез, болай эшләгез, дип киңәш бирергә хакым юк. Шулай да газетабызның даими укучысы буларак, минем дә эчем поша. Кимибез шул.

Миңа калса, гәҗит районыбызда басылганда кызыклырак, мавыктыргычрак иде. Бу минем генә фикерем, бәлки дөрес тә түгелдер. Уйлаганымны гына яздым, басмасагыз да үпкәм юк. Басылмый язган язмаларым байтак, гел мактап кына яза белмим шул. Очрашканда танышларым, дусларым: "Рәүф, син гәҗиткә язуны ташладыңмы әллә?"- дип сорап бимазалыйлар. "Интернетка кереп укыгыз!"- дип җавап бирәм.

Мөмкинлек зур заман, тик безнең кебек карт-корының бик сирәге генә компьютерга "Син", дип эндәшә, ә интернетка кергәне тагын да сирәгрәк. Минем язмаларымның бик күбесе чордашларым өчен. Меңәрләгән чакырым еракта яшәгән танышларым, дусларым телефоннан шалтыратып, "Интернет аша язмаларыңны укыдык", дип шалтыраталар. Бик әйбәт, ләкин минем әле күршедә яшәгән, гәҗит-журналларны даими укып барган мәчет карты Мәсхүт аганың да фикерләрен беләсе килә. Кызганыч, әлегә ул интернетка кереп укый белми шул.

Рәхмәт редакция хезмәткәрләренә, ачык йөзләре белән каршы алып, язмаларымны укып, "Әйбәт язылган бу!" дип иң өстенә канатлар куеп чыгаралар. Уң кул үзеннән үзе каләмгә үрелә. Гәҗит турындагы фикерләрем әлегә бетмәде. Сездә дә бардыр. Языгыз, бәлки язмаларыбыз тиражыбызны арттырырга ярдәм итәр. Һәркайсыбыз үз казанында кайный хәзер, азрак бергәләп фикер йөртәсе иде. Газетаның язмышын да бергәләп кайгыртыйк, соңыннан нишләп болай булды әле бу, дип әйтерлек булмасын.

Редакциядән:

Рәүфҗан абый, кайгыртуың, кайгыруың өчен без сиңа бик рәхмәтле. Тик шатландыра алмыйбыз шул, газеталарның ике чыкканын да бергә калдыра торган заман, өстәмә бит өстәрбез дип тә ышандырып булмый, мөмкинлекләребез чикле, битләр санын арттыру тагын кесә калынлыгына бәйле. Ә язмаларыгызны, барлык газета укучыларыбызныкын да бер-бер артлы бастыра киләбез. Ә озын хикәяләрегезнең өзеген генә бастыру мөмкинлеге бар. Ә фикер алышуга без каршы түгел, киресенчә һәр сүзегезне игътибарга алырга тырышабыз.

Эльвира Харрасова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев