Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр – Мари илендә!

Мари-Эл Республикасында - татар мәгърифәте көннәре Агымдагы елның 23-24 ноябрь көннәрендә Мари иле республикасының Йошкар-Ола шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә татар мәгърифәте көннәре узды. Ике республика укымышлылары арасында барган очрашулар вакытында Татарстан республикасы белән Мари Эл республикасы мәгариф оешмалары арасындагы килешүгә кул куелды. Әлеге чараның пленар утырышында Татарстан делегациясе җитәкчесе буларак-...

Мари-Эл Республикасында - татар мәгърифәте көннәре

Агымдагы елның 23-24 ноябрь көннәрендә Мари иле республикасының Йошкар-Ола шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә татар мәгърифәте көннәре узды. Ике республика укымышлылары арасында барган очрашулар вакытында Татарстан республикасы белән Мари Эл республикасы мәгариф оешмалары арасындагы килешүгә кул куелды.

Әлеге чараның пленар утырышында Татарстан делегациясе җитәкчесе буларак- ТРның Премьер-министр урынбасары, ТРның фән һәм мәгариф министры Энгель Навап улы Фәттахов чыгыш ясады. Татар мәгърифәте көннәре барышында ТР Әтнә муниципаль районының Күәм урта гомуми белем мәктәбе белән Мари иле респбликасының Морки районының Нурумбаль урта гомуми белем мәктәбе арасында да алга таба озак вакытка хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

Секцияләр эше барышында районыбызның Яңа Шашы урта мәктәбе укытучысы Гөлнара Фәргать кызы Корбанова татар әдәбиятын укыту буенча мастер-класс күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев