Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр кайгы уртаклаша

Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында Airbus A-321 самолеты һәлакәткә юлыккан урында эзләү эшләре дәвам итә. Мисыр коткаручылары өч яшьлек кыз баланың үле гәүдәсен һәлакәт булган урыннан 8 чакрым ераклыкта табылуы хакында хәбәр итте. Хәзер эзләү эшләре төп һәлакәт булган урында гына түгел, ә аннан 15 чакрым ераклыкта да алып барыла....

Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында Airbus A-321 самолеты һәлакәткә юлыккан урында эзләү эшләре дәвам итә.

Мисыр коткаручылары өч яшьлек кыз баланың үле гәүдәсен һәлакәт булган урыннан 8 чакрым ераклыкта табылуы хакында хәбәр итте. Хәзер эзләү эшләре төп һәлакәт булган урында гына түгел, ә аннан 15 чакрым ераклыкта да алып барыла. Кайбер үле гәүдәләр еракта да табыла, ди коткаручылар. Төш вакытына 175 кешенең үле гәүдәсе табылу хакында хәбәр ителде.

Ә илдә бүген матәм көне. Һәлак булучыларның якыннары белән бергә бөтен халык кайгыра. Санкт-Петербург аэропортында көн дәвамында чәчәкләр китерәләр...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев