Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, Май бәйрәмнәрендә шашлык пешерү кагыйдәләре

Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. 15 майга кадәр учак ягуга бәйле аерым таләпләр дә бар. Ә закон бозучыларга штраф яный. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче законга өстәмәләр керткәннәр. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр. Татарстанның янгыннарны күзәтү буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин сүзләренә караганда, моңарчы әлеге...

Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә.

15 майга кадәр учак ягуга бәйле аерым таләпләр дә бар. Ә закон бозучыларга штраф яный. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче законга өстәмәләр керткәннәр. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.

Татарстанның янгыннарны күзәтү буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин сүзләренә караганда, моңарчы әлеге мәсьәләдә ачыклык булмаган. Хәзер исә һәр сантиметрны үлчәп эш итәчәкләр. Димәк, бу ялларда бакчада шашлык пешерергә теләүчеләргә учак урынын җентекләп сайларга туры киләчәк.

"Табигать кочагында учакны тирәнлеге кимендә 30 сантиметр, ә киңлеге 1 метрдан артмаган чокырда ягарга рөхсәт ителә. Аның урыны корылмалардан - 50, ылыслы урманнан - 100, ялгыз үсеп утыручы агачлардан ким дигәндә 30 метр ераклыкта булырга тиеш. Мангал файдаланасыз икән, саннар ике тапкыр кимрәк тәшкил итә", - дип сөйләде Максим Трущин.

Үз бакчасында ит пешереп ашарга теләүчеләргә исә сарай, йорт ише корылмалардан, җимеш агачларыннан 5 метр читкәрәк китәргә туры киләчәк.

Менә шундый хәлләр! Республика күләмендә янгын куркынычсызлыгын галәмнән күзәтәләр. "Махсус мониторинг алып барабыз", - дип кисәтте урынбасар. Ел башыннан бирле кипкән үләнгә ут төртеп, саксыз кыланган алты кешене административ җаваплылыкка тартканнар инде. Янгынга каршы махсус режим вакытында физик затларга дүрт мең сумга кадәр штраф яный.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев