Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Маймыл елыннан “икенче пакет” сорыйлар

Әтнәләр Маймыл елыннан "икенче пакет" сорыйлар Яңа ел алдыннан Кыш бабайга хат яза безнең балалар. Могжиза дими ни дисең, теләкләрен үти Кыш бабай, ни сорасалар шуны бүләк итә, ара-тирә сокланып, "Ничек?" дип гаҗәпләнеп тә куясың... Балалардан күреп, олыларыбыз да Кыш бабайга үтенеч белән мөрәҗәгать итә башладылар. Язу эшендә булгач, без...

Әтнәләр Маймыл елыннан "икенче пакет" сорыйлар Яңа ел алдыннан Кыш бабайга хат яза безнең балалар. Могжиза дими ни дисең, теләкләрен үти Кыш бабай, ни сорасалар шуны бүләк итә, ара-тирә сокланып, "Ничек?" дип гаҗәпләнеп тә куясың...

Балалардан күреп, олыларыбыз да Кыш бабайга үтенеч белән мөрәҗәгать итә башладылар. Язу эшендә булгач, без сораучыларның шаһитлары да булабыз.

Бер Әтнәле Хат язган:

"Исәнме Кыш бабай, Яңа ел! Сезгә зур үтенеч белән Әтнә районынан мөрәҗәгать итәбез. Мөрәҗәгатебез цифрлы ТВ белән бәйле. Шәкәнәч авылы янәшәсендә зур вышка төзеделәр, аны төзегәч цифрлы ТВнең 10 каналын карый башладык, тик ул безнең өчен аз. Мәсәлән, сабалар бу төр телевидениенең 30 каналын карый алалар бүгенге көндә. Яңа елда безгә дә цифрлы ТВнең икенче пакетын бүләк итә алмассыз микән, рәхәтләнеп карар идек. Алайса районыбыз халкы "ЛетайТВ" дан файдалана, ай саен акчасын түләргә кирәк, ә бу без сораган ТВ бушлай. Без Сезгә үтенечебезне үтәсәгез бик рәхмәтле булыр идек. Алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез."

Менә шундый хат юлларга туры килде Кыш бабайга. Хаты бездән киткәч, җавабы да безгә килде.

"Хөрмәтле Әтнә халкы! Хатыгызны бик игътибар белән укыдым. Без Кар Кызы, Яңа Маймыл елы белән киңәшләштек һәм Сезгә 2016 ел дәвамында цифрлы ТВнең икенче пакетын бүләк итәргә вәгъдә бирәбез, ел дәвамында Әтнә халкы икенче пакетны да алып, 20 канал карый алачаксыз.

Тирән хөрмәт белән Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев