Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, мин дә 41нче ел баласы

Әтием Хәснетдинов Шәрәфетдин Җамалетдин улы 1906нчы елда Яңа Шашы авылында гаиләдә беренче бала булып дәньяга килгән. 13 балалы ишле гаи­ләнең тоткасы Җамалет­дин бабам йортлар сал­ган, мич чыгарган, умарталар тоткан. Безгә чабата, күтәрмәле башмаклар ясап кидертүе дә исемдә. Мич чыгару өчен кирпечләрне елга буена алып төшеп яндыра торган иде. Бу гаиләнең...

Әтием Хәснетдинов Шәрәфетдин Җамалетдин улы 1906нчы елда Яңа Шашы авылында гаиләдә беренче бала булып дәньяга килгән. 13 балалы ишле гаи­ләнең тоткасы Җамалет­дин бабам йортлар сал­ган, мич чыгарган, умарталар тоткан. Безгә чабата, күтәрмәле башмаклар ясап кидертүе дә исемдә. Мич чыгару өчен кирпечләрне елга буена алып төшеп яндыра торган иде. Бу гаиләнең балалары да бик тырыш булып, бабай белән әби тигез гомер иттеләр. Әнием - Каюмова Мөкәрәмә Габделкаюм кызы 1912 елда Чембулат авылында дөньяга килә. 5 яшьлек вакытында - әти­се, 7 яшьләр тирәсе булганда тиф авыруыннан әнисе вафат була. Рәхмәт төшкере, ике абый­сы белән ике апайсы әнине бик кадерләп үстерәләр. Габделхәй абый кибеттә эшли, Габдел­фаяз абый укытучы була, ике апайсы колхозда төрле эштә хезмәт куялар. Авыр туфраклары җиңел булсын, ике абыйсы да сугыштан әйләнеп кайт­мый. Әнинең апалары, Фәнил абый Каюмов гаиләсе, Мари Комыргуҗасыннан Хафиз улы Мәхәммәтгариф җизниләр безгә яшәү өчен, тормыш итү өчен бар көчләрен кызганмадылар, рәхмәт аларга. 1940 елда әни Яңа Шашыга, әтием гаиләсенә килен булып төшә. Бергә озак яши дә алмыйлар яшьләр, әтине ерак урманга эшкә җибәрәләр. Әни исә Актүбәгә китә. Анда кайда эшләве турында үзе исән вакытта сорап кала белмәгәнмен. Инде йөрәгемне телеп-телеп кисәкләргә бүлеп ала торган сүзләремә күчәм. 1941 елда сугыш башлануга әти сугышка алына. 1941 елның сентябрь аенда әни авылдашлары белән, Суслонгерга, әти янына бара. Авырлы әниемне озатканда әбием Мәчтүрә: «Килен, син тәгаен балаңны шунда табарсың, тик берүк сак була күр, оста кешеләр малайны кызга, кызны малайга алыштырып куюлары бар», - дип бик каты өйрәтеп җибәрә. Төрер өчен чүпрәкләрен дә хәстәрләгән була. Әти янында бер кич кунгач, әниләр кайтырга чыга. Кайту юлында атларны ял иттерү өчен бер авылга йокларга туктыйлар. Шул төндә әни бәбигә авырып уяна. Хуҗа әби кунаклар булгач, өйдә таптырып булмаячагын әйтеп, әнине больницага илтә. Әни бәгърем оекчан барганмын дип сөйли торган иде. Иптәшләре дә аларга ияргән.

Акушеркалар: «Баласы уң, озакламый табар», - дип чыгып әйтәләр. Уң дигәнне "ул" дип аңлап, иптәшләре әбиләрдән сөенче алалар. Әни мине тапканнан соң, табиблар аңа ял итеп йоклап алырга тәкъдим итәләр. Әни шунда әби өйрәтеп җибәргәннәрне сөйләп бирә, куркуын әйтә. Бәби таптыручылар әнине кочаклый-кочаклый көләләр. Аннары мин яткан кроватьны әни янына ук китереп куялар. Шунда гына тынычлап йоклап китә ул. "Бик озак итеп йоклаганнан соң уянып китсәм, янымда бер хатын үзе елый, үзе җырлый. - Әй, син, нигә я еламыйсың, я җырламыйсың гына, дип сорадым", - дип искә ала иде. Теге хатын шунда әнинең кроватена менеп утырган. - Һай, син татар мени, мин сине урыс хатыны дип торам, бигрәкләрдә озак йок­ладың. Мин авылыма ни хәл кайтырмын, дип елыйм. Ирем янына да барып әйтә алмадым, улымны юлда килгәндә ук таптым, - ди. Әнә шулай танышып китәләр, бергә кайтыр­га сүз куешалар. Сабыйларны табиблар әй­бәтләп төреп биреп, әниләрне поездга утыр­тып җибәрәләр. Әби бәби төрергә дип биргән чүпрәкләрне әни яңа танышы Кәримә апа белән дә бүлешә. Ул вакытта поездга утырулары да бик читен була, ярый аларга мәрхәмәтле кешеләр булыша. Казанга кайтып төшәләр. Элек Казанда эшләгән булгач, әни шәһәрне яхшы белә. Үзебезнең туганнарга барып керәләр. Безне бик яхшы каршы алалар, балаларны карап, төрергә әйберләр биреп, кунак итәләр. Иртәгесен әниләр Арчага кайтып китәләр. Арчадан трактор маена килгән атларга утырып, авылга юл алалар. Ат белән килгән малайлар әле сабый гына була. Әни беренче атка, Кәримә апа арттагы атка утыра. Әни ник бер артына борылып карасын, кайткан да кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев