Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясенә актив катнаша

Елның-елында уздырылган әлеге акциягдә әтнәләр дә актив катнаша. Хәйрия акциянең максаты авыр хәлдә калган, күп балалаы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга ярдәм итү йөзеннән 5 августтан 20 августка кадәр уза.

- Мәктәптә укулар башланганчы әйберләрне гаиләләргә тарату өчен вакытын 20 августка кадәр билгеләдек. Кабул итүләр аннан соң да дәвам итәчәк, - дип аңлатып үттеләр үзәк белгечләре.

Әлеге акциягә иң беренчеләрдән булып Әтнә районының ук "Шахтер" күмәк хуҗалыгы, пенсия фонды, статистика, Күәм авыл җирлеге беренчеләрдән булып кушылдылар. Башка оешмалар да әлеге акциягә үзләреннән өлеш кертә башладылар. Теләге булучылар мәктәпкә кирәк-яракларны "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Олы Әтнә авылы, Октябрь урамы, 9 йорт адресы буенча китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев