Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Мокшы мәчетен торгызасы иде

Үзебезгә бәя бирик: Мокшы мәчете..! Мокшы - борынгы авыл. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. Бу авылның исеме тарихи белешмәләрдә шактый телгә алына. Элек-электән аз халыклы кечкенә авыллар рәтендә саналган. Иске Тазлар авылы җәмгыятенә кергән. Тормыш-көнкүрешләре ярлы, игенчелектән башка кәсепләре булмаган. Шунысы искитмәле, районыбызның кечкенә генә Мокшы авылына байтак галимнәр...

Үзебезгә бәя бирик: Мокшы мәчете..!

Мокшы - борынгы авыл. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. Бу авылның исеме тарихи белешмәләрдә шактый телгә алына. Элек-электән аз халыклы кечкенә авыллар рәтендә саналган. Иске Тазлар авылы җәмгыятенә кергән. Тормыш-көнкүрешләре ярлы, игенчелектән башка кәсепләре булмаган. Шунысы искитмәле, районыбызның кечкенә генә Мокшы авылына байтак галимнәр игътибар иткән. Мәрхүмә Фирдәус Гарипова Әтнә районы оешкач та, Мокшы авылы тарихын өйрәнер өчен берничә мәртәбә кайтты. Галимнәрнең үз фикере, үз күзлеге, аларның уй-фикерләре дә үзгәрәк. Аның фикеренчә, заманында Иске Тазлар җәмгыятенә кергән Мокшы атамасы халык сөйләве буенча авыл яныннан агучы "Баллы чишмә"дән алынган. Анысын исә марилар "мохшы-мокшы (яхшы, баллы, әйбәт) дип йөрткән булганнар. Җирле халык ул вакытта нишләгәндер, ә менә алар биргән атама авыл исеме буларак сакланган. Казан университеты профессоры, тарихчы Д.А. Корсаков хезмәтендә 1908 нче елда Мокшыда 12 йомышлы һәм 17 ясаклы татар яшәгәнлеге әйтелә. Ә А.А. Артемьевның мәгълүматларына караганда Мокшы авылында 1866 елда 21 хуҗалыкта 44 ир-ат, 44 хатын-кыз яшәгән. Ә Н.Н. Вечеслов 1878 елда язган хезмәтендә Мокшы пүчинкәсендә 19 йорт булганлыгын күрсәтә. Ә 1885 нче елда авылда 18 хуҗалыкта 62 ир-ат, 53 хатын-кыз яшәгән. Бүгенге көндәге Мокшы авылында 18 хуҗалыкта 49 кеше яши.

1909 елда төзелгән мәчет

Хәзерге көндә ярым-исән булган Мокшы авылының мәчет бинасы тарихи ядкәр буларак аерым игътибарга лаек. 1909 нчы елда бу мәчетне төзү өчен рөхсәт алына. Ә 1911 нче елда мәчет төзелеп бетеп, халыкка хезмәт итә башлый. Тик Совет власте елларындагы атеистлар барында аны саклау җиңел булмый, дингә каршы көрәшүчеләр дүрт мәртәбә мәчетнең манарасын кисәргә омтылыш ясыйлар. Әмма авыл халкы төн йокламый саклап мәчетнең манарасын кистертми. Бу хакта буыннан-буынга легенда итеп сөйләнелә. "Шулай булган ул. Иртәнге якта бер хатын-кыз чишмәгә суга төшкәндә "Чыш-пыш", дигән тавыш ишетә. Чиләк-көянтәсен куя да авыл буйлап йөгереп, ишек-тәрәзә шакый. Дәррәү күтәрелгән халык мәчет янына җыйналып, манара кисүчегә төшәргә кушалар, ачуы чыккан халыкның китмәслеген аңлаган, манарага менәргә җыенганын күргән ир төшеп, халыктан гафу үтенә. Ташчишмә кешесе була ул. Аннан соң озак яшәми вафат була. Манарага артык зыян сала алмый, ул сакланып кала. Шул көннән соң, дөрестән дә авыл халкы чиратлап мәчетне саклауны оештыра һәм мәчетне саклап кала...", - дип сөйли заманында мәдәният йорты мөдире булып эшләгән, әлеге мәчеткә экспонатларны 7 авыл буйлап җыйган, экскурсовод ролен үтәгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булса да мәчет-музейның ачкычын, хатирәләрен үзендә саклаучы Миңзифа апа Әхмәтҗанова.

Казан артындагы бердәнбер мәчет-музей

Безнең ваемсызлыкка шаһит булып, "Бәлки мине дә искә төшереп ярдәм итәрләр әле...", дип яшеллеккә күмелеп утырган Мокшы авылы мәчете "Искра" колхозы составында чакта колхоз рәисе Фәйзи абый Галиевнең зур тырышлыгы белән саклап калына һәм башка мәчетләрнең манаралары киселгәндә "Мәчет-музей" итеп үзгәртелә. Шул рәвешле, Әтнә районында гына түгел, бөтен Казан артында манарасы киселмичә калган бердәнбер гыйбадәт йорты - музей булып тарихка керә.

Ышанып та булмый, әмма бу чынбарлык."Мин эшли башлаган 1959 елда мәчет бар иде инде. Ул елларда "Искра" колхозына кергән 7 авылда 8 мәчет исәпләнде, Күңгәрдә икәү иде. Мокшы мәчетенең язмышы үзенчәлекле: кызыклы да, аянычлы да ул. Музейга әйләнү тарихы болайрак булды: шулай җәй көне Әдһәм Сәмигуллин белән Обкомның 1 секретаре Фикрәт Әхмәтҗанович Табеев килеп керделәр. "Боржоми биргән идем, "Чишмә суы эчәсем килә, дип әйтә", диде Әдһәм Зиннәт улы. Чишмәләр күп, тик алар суларының тәме белән аерыла. Ашыт суы ягындагы чишмәләр санитария таләпләренә туры килгәнгә, суы тәмлерәк иде. Фикрәт Әхмәтҗан улы бездәге бер чишмәнең суын эчәргә яратты һәм аны башка чишмә сулары белән бутамады, гел аера иде. Икенчесенекен бирсәк, теге чишмәдән алмадыгызмыни дип тә әйтә торган иде. Шул чишмәнең суын эчерттек, ике стакан эчте. Табеевның Кубада йөреп кайткан чагы. Мокшы белән Күшәр арасындагы урманда матур гына бер аланлыкта ял итте. Аның белән бергә Биектау, Арча районнарының райком секретарьлары да бар. Кайту юлында басуларны, авылларның яшәешен карадылар. Мокшы мәчете тирәсен машина белән узып барганда борылды да: "Манаралы мәчетләр матур инде. Бу нишләп тора?"- дип сорады. Минем җавап биреп бетергәнемне дә тыңлап бетермичә, "Син бу мәчетне болай тотма, ни дә булса эшлә",- диде. Обком секретареның болай дип әйтүе безгә ярап куйды, без уйлаштык та "Еллары хәтәр, барыбер мәчет итеп торгызмаслар" дип, мәчеттән музей эшләргә булдык. Бик күп көч куелды, мәктәп укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре җиде авылның тарихын барлап өйрәнделәр. Экспонатлар күпләп җыелды. Соңрак үзебезнең дә ис китте, бу кадәр үк булыр дип уйламаган идек. Боларны әрәм итеп булмый, бездән соң киләсе буыннар да бу тарихны белергә тиеш, бу безнең тарихыбыз дип, ныклап эшкә тотындык. Бик көчле белгечләр эшләде Мокшы мәчетендә, шуларның берсе - Илдар Әүхәдиев, Ул КАИР университетында укыган белгеч, гарәп телен дә яхшы белә. Кыскасы, белемле, кулы бар нәрсәгә ятып тора. Мәчетнең стеналарына эленгән ачыла торган китап итеп ясалып язылган тарих, рамкалап эшләнгән авыллар рәсемнәре, "Календарь русской природы", колхоз алдынгылары, Бөек Ватан сугышы чоры, крайның 1917 елга кадәрге археологик истәлекләре картасы, колхозның экономик күрсәткечләре...- барысына да аның көче күп керде. Илдар вафат инде. Музейдагы экспонатларның күплегенә карарга килүчеләр дә гаҗәпләнә иде. Сабан төрәненә кадәр куелды мәчеткә. Борынгы өй күренеше сурәтләнгән почмак та бар иде. Хәзер музейлар күп, тик ул чорда мәчет музеенда булган байлык башка җирдә юк иде. Мин эштән туктаганда "Музейдагы әйберләрне алып китмисезме?", дип сорадылар. Мин алмадым, "Мәчет авылныкы, нигезе шунда, халык файдалансын",- дидем. Ул чакта хуҗалык рәисе булып Хәлил эшли иде, чакырып күрсәттем. "Бер әйберсенә дә кагылмыйм, бу байлыкны саклагыз", дидем. Бүгенгесе аяныч, музейның күп әйберсе таралып бетте, кайсын мәктәп, кайсын театр алып китте, диләр, мин ишетеп торам. Исәпсез түгел билгеле, кайдалыгын беләләр. Белсәләр дә, алганны китермәсләр, заман икенче. Мин берәүгә дә үпкәләмим, кешеләрне дә гаепләмим, аларны да замана тудырган.." ,- дип сөйләвеннән туктады данлыклы "Искра" колхозының председателе, бүгенге көндә хөрмәтле аксакал, тере тарих Фәйзи ага Галиев. "Ничек уйлыйсыз, торгызып буламы бу музейны, төзекләндерү кирәкме?- дип тә сорадым Фәйзи абыйдан. "Төзек ич ул. Аның экспаонатларын барлап, алганын сорап алып, төзәтәсен аз гына төзәтеп аласы бар. Эшләсә әйбәт инде...", - дип озатып калды йөзенче яшен ваклаган аксакал.

"Күпме әйбер юк инде"

Бу мәчеттә 1993 елда булганнан соң, кергәнем булмаган икән, Миңзифа апаның килене Гөлназ белән музей булган мәчет эчендә йөрибез. Икебез дә сүзсез, мин фотога төшерәм. Гөлназ экспонатларны барлап йөри, түзмәде: "Күпме әйбер юк инде монда, менә монда сука куелган иде, монда элекке өй күренеше бар иде, ярар анысын "Мулла "спектаклен куйганда файдаландылар инде, менә монда... "Юк"лар саны күбәя шул. "Тукайның китабы сакланып калган икән әле..."- дип китапны кулы белән сыпырып тузанын сөртә. "Әнкәй өлгермәгәндә, байтак экскурсовод булдым монда, килүчеләргә байтак сөйләргә туры килде. Кайда нәрсә барын яхшы хәтерлим", - дип, хатирәләр яңартты. Кышлау авылында тереләй күмелгән кешеләр турында язылган язма да бар авыл тарихы язылган китапта. Күмелгәч тә байтак тавышлары ишетелеп торган аларның. Мәчетне карарга килүчеләр дә күп булган. Бу хакта аларның фикерләре язылган берничә альбом әле дә саклана.

"Зур галимгә дә карар әйбер күп"

Бу альбомнарда язылганнарны укыганда йөрәк кысыла. Кемнәр генә килмәгән монда. Үзбәкстаннан да, Казахстаннан да кайтканнар, үзебезнекеләрне әйтәсе дә юк. Нинди музейны бетергәнбез. Нишләп шулкадәр ваемсызга әйләндек икән, дигән уй тынгы бирми.

Менә фикерләрнең берничәсе:

- Үткәндәгеләргә ихтирам - кешелек җәмгыятен вәхшилектән аера торган бер сыйфат, дигән А.С.Пушкин. М.С.Мәһдиев. 19. XII. 86.

- Безнең татар халкында мәчет изге урын булып хәтергә уелган. Чөнки мәчеттә вәгазь аша муллалар халыкны тәртипкә, изгелеккә, кешелеклелеккә, сафлыкка һәм икмәккә хөрмәт белән карарга өйрәткәннәр. "Искра" колхозының музее мәчет бинасында булуы да очраклы хәл түгел. Киләчәк буынга узган заманны саклап калу - изге эш. Рәхмәт Сезгә, чын күңелдән. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары РСФСРның атказанган Татарстанның халык артисткасы И. Мәхмүтова, Татарстанның халык артисты Х.Мәхмүтов һәм тагын 9 имза. 22 май 1988 ел.

- Күшәр, Күңгәр, Мокшы, Мөндеш, Ташчишмә, Түбән Шашы, Югары Шашы авылларының тарихы - 6 миллионлы татар халкы тарихының аерылгысыз һәм данлы бер өлеше. Үткәндәге мирасын саклаган, аны хөрмәтләгән кеше - тәрбияле кеше. Үткәнен оныткан, халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, телен оныткан кеше-өметсез кеше. Безнең халкыбыз андыйларны беркайчан да яратмады. Фәйзи ага дәрте белән башланган изге эш дәвам ителсен, тирәнәйтелсен иде. Бу музейда гади колхозчыга да, зур галимгә дә карар әйбер күп. Габделбәр Фәйзрахманов, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, тарих институты, тарих фәннәре кандидаты. 21 июнь, 1988ел..

- Гади генә бер авылда шундый музейны күрү гаҗәпләндерде дә, әсәрләндерде дә. Монда барысы да ихлас күңелдән, зәвык белән эшләнгән. Экспонатларны карагач, күңелдә халкыбызга карата хөрмәт, аның олы, бай үткәненә, тарихына ихтирам хисләре арта. Халык хәтерен яңартуыгыз, рухи мирасны киләчәк буыннарга илтү өчен янып-тырышып йөрүегез өчен рәхмәт сезгә! "Татарстан яшьләре" редакторы, ВЛКСМның өлкә комитеты секретаре, КПССның Арча райкомы бүлек мөдире. (имзалары куелган), 18 август 1988 ел.

Күпләп язып була мондый фикерләрне. Тик аларны язган саен, битарафлыгыбыз өчен җан әрни. Тарих фәннәре кандидаты Габделбәр Фәйзрахманов язганча, теләсә кемгә оялмыйча күрсәтә ала торган байлык бүген биктә. Тик безнең бәхеткә әле таралып бетмәгән, әле җыйнап була. Безнең бәхеткә оештыручылары исән, тарихын белүчеләр бар! Торгызасы, яңартылып ачылганын барып күрәсе килә, "Өметсез"ләр рәтендә йөрмик әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев