Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр намуслы яши

коррупциягә каршы Елдагыча мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы юнәлештәге "Надо жить честно" исемле иҗади республика конкурсы узды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхиевтән алган хәбәрләргә караганда, конкурста барлык мәктәпләр дә актив катнашкан. Шушы көннәрдә мәгариф бүлеге конкурсның муниципаль этабы җиңүчеләрен игълан итте. Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге белән түбәннән укып таныша аласыз:...

коррупциягә каршы

Елдагыча мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы юнәлештәге "Надо жить честно" исемле иҗади республика конкурсы узды.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхиевтән алган хәбәрләргә караганда, конкурста барлык мәктәпләр дә актив катнашкан. Шушы көннәрдә мәгариф бүлеге конкурсның муниципаль этабы җиңүчеләрен игълан итте. Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге белән түбәннән укып таныша аласыз:

  1. Рәсем (1-4 сыйныфлар) - Күшәр мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Инзилә Йосыпова, укытучысы - Эльмира Сибагатова;

    рәсем (5-9 сыйныфлар) - Бәрәскә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гөлия Әхмәдуллина, укытучысы - Рафилә Әхмәдуллина.

  2. Плакат (5-9 сыйныфлар) - Күшәр мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Назилә Рәхимҗанова, укытучысы - Инзилә Хашимова.

  3. Аппликация (1-4 сыйныфлар) - Бәрәзә мәктәбеннән Ясминә Гыйлаҗева, укытучысы - Эльмира Гыйлаҗева;

    аппликация (5-9 сыйныфлар) - Олы Мәңгәр мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Айсинә Шәрипова, укытучысы - Ландыш Лотфуллина.

    Призерлар исемен түбәндәге укучылар яулады:

    Рәсем (5-9 сыйныфлар) - Күлле Киме мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Фәнзил Сабиров, укытучысы - Гөлчәчәк Нуриева;

    Олы Әтнә мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Динә Якупова, укытучысы - Ләлә Хәсбиуллина;

    Олы Әтнә мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Азалия Мифтахова, укытучысы - Алия Сабирҗанова.

    Аппликация (1-4 сыйныфлар) - Олы Мәңгәр мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Ранилә Гарипова, укытучысы - Гөлия Хөснетдинова.

    Рәсем (5-9 сыйныфлар) - Комыргуҗа мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Азат Сафаров, укытучысы - Рузия Сафарова.

    Җиңүчеләрнең эшләре республика этабына җибәрелде.

    Автор фотосында мәктәп укучысы Зилә Галимҗанованың конкурска үз эшен тәкъдим иткән вакытны күрәсез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев