Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр наркотикларга каршы

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең эше буенча видеоконференция булып узды. Аны Татарстан премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев алып барды. Наркотикларның көннән көн тормышыбызга үтеп баруы киң җәмәгатьчелекне зур борчуга сала. Бу турыда киңәшмәдә китерелгән саннарга тукталып үтик. Замана афәтеннән республикада узган ел 71 үлем очрагы теркәлгән. 2014 елда исә бу сан...

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең эше буенча видеоконференция булып узды. Аны Татарстан премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев алып барды. Наркотикларның көннән көн тормышыбызга үтеп баруы киң җәмәгатьчелекне зур борчуга сала. Бу турыда киңәшмәдә китерелгән саннарга тукталып үтик. Замана афәтеннән республикада узган ел 71 үлем очрагы теркәлгән. 2014 елда исә бу сан 46 гына булган. Наркотиклар кулланучыларның иң күбе Казан, Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән кебек зур шәһәрләргә туры килә. Ә менә Әтнә районында аны кулланучы буларак исәпкә алынучылар юк.

Соңгы вакытта яңадан яңа психоактив матдәләр турында сөйлиләр. Россия наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте федераль идарәсенең Татарстан буенча җитәкче урынбасары Эдуард Гараев сүзләренә караганда, аларның 90 нан артык яңа төре билгеле. Узган елны наркотиклар белән бәйле 520 җинаять эше ачылган. Шул ук вакытта 400 ләп наркотиклар сату буенча оешкан җинаятьчел оешма лидерлары кулган алынган. Республикага наркотиклар кертү белән шөгыльләнгән 55 канал ябылган. Әлеге операцияләр барышында барысы 970 килограмм наркотик тартып алынып юкка чыгарылган. Киңәшмә барышында әнә шул мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде, шул ук вакытта наркотиклар кулланучыларны реабилитацияләү буенча оештырылган эш турында да чыгышлар тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев