Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ни өчен сайлауга бара

Сораштыру "Мин сайлауга ни өчен барам" 13 сентябрь көнне республика халкы Татарстанның иң югары вазифаи затын һәм җирле депутатларны сайлаячак. Шушы уңайдан без райондашларның фикерен белешергә булдык. Алар сайлауга ни өчен бара, гомумән, бу вакыйга республика, биредә гомер итүче халык өчен ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия? Гүзәлия Садретдинова, "Изгелек" халыкка социаль...

Сораштыру

"Мин сайлауга ни өчен барам"

13 сентябрь көнне республика халкы Татарстанның иң югары вазифаи затын һәм җирле депутатларны сайлаячак. Шушы уңайдан без райондашларның фикерен белешергә булдык. Алар сайлауга ни өчен бара, гомумән, бу вакыйга республика, биредә гомер итүче халык өчен ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия?

Гүзәлия Садретдинова, "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече:

- Сайлаулар - илебез, республикабыз тормышында иң мөһим вакыйга. Сайлауларга бару - минем бурычым дип уйлыйм, чөнки мин илебезнең бүгенге көн сәясәтенә битараф кала алмыйм. Безнең һәрберебез республикабызны үстерүгә үз өлешен кертергә тиеш дип уйлыйм. Бөтен әтнәлеләрнең дә сайлауларда катнашуын теләп калам.

Гөлназ Һадиева, Олы Әтнә балалар бакчасы мөдире:

- Мин сайлауга барам. Чөнки тормышыбыз көннән-көн яхшыра, Татарстаныбыз үсә. Республикабызда яшәүчеләрнең тормыш шартлары сокланырлык, илебездә тынычлык. Президентыбызның утыз социаль программасы тормышка ашырыла. Барлык уңайлыклары булган балалар бакчалары, мәктәпләр, ФАПлар... төзелә. Болар барысы да авыл җирендә яшәүчеләргә уңай шартлар тудыра. Мин үзем Татарстан белән горурланам һәм сайлауларга барам! Башкалар да сайлауга барыр дип ышанам.

Рүзия Камаева, шагыйрэ:

- Мин сайлауларга барам. Нигә бараммы? Беренчедән, без сайлауларны кирәкле һәм халык өчен җәмгыятебез өчен тырышып, халыкның яхшырак яшәвен тәэмин итәрлек җитәкчеләр сайлыйбыз дигән фикергә чын күңелдән ышанып үскән буын. Икенчедән, минем хәзер дә шул фикергә бик ышанасым килә, шуңа барам. Башкалар да битараф булмасын дип телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев