Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, ни өчен су бетә?

Олы Әтнә авылына "Чиста су" кергәнгә берничә ел бар инде, соңрак ялгаганнарга да елдан арткандыр. Өйгә кергән су рәхәт билгеле, телисең кранны ачасың, телисең ябасың. Тик соңгы вакытта су бетеп-бетеп ала. Берничә сәгатьтән соң тагын була. Озаккарак та сузыла. Нишләп алай икән? Белешә алмассызмы икән? Сания, Олы Әтнә авылы. -...

Олы Әтнә авылына "Чиста су" кергәнгә берничә ел бар инде, соңрак ялгаганнарга да елдан арткандыр. Өйгә кергән су рәхәт билгеле, телисең кранны ачасың, телисең ябасың. Тик соңгы вакытта су бетеп-бетеп ала. Берничә сәгатьтән соң тагын була. Озаккарак та сузыла. Нишләп алай икән? Белешә алмассызмы икән? Сания, Олы Әтнә авылы.

- Дөрестән дә су беткәләп ала. Бу су булмаудан түгел. Насосларны саклау максатыннан барысын да автоматлаштырып бетергән идек. Сәбәп әнә шунда. Көчле җил чыкса, автомат насосны сүндерә дә куя. Җил беткәч тагын ялгый. Җитди сәбәпләр булса ялгамый, анысын хезмәткәрләр куша. Аз гына су булмый торса, үзебезгә дә шалтыратып әйтәләр, чарасын күрәбез. Автоматларны алсак, насос янарга мөмкин, насослар кыйммәт тора, аның артыннан йөргәнче су озак вакытка булмаска мөмкин. Шуңа күрә, су беткән очракта, безнең белми калуыбыз да бар, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә шалтыратып әйтегез...- дип әлеге сорауга ачыклык кертте коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Сүрия МИНГАТИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев