Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, нидер калган әле...

Балачактан калган дусларга Балачактан әле нидер калган Дөнья гамен җыйган күзләрдә. Шаянлыкның әле эзе яңа... Акыл гына хуҗа сүзләргә... Очрашканда хәзер картлар сыман Үткәннәрне урый күңелләр. Юкса борын асты яңа кипте, Без күпләргә әле сеңелләр. Әле маңгай җыерчыкны белми, Яшәү үзе безгә табына. Тик нигәдер бу тынгысыз йөрәк Узган көнне...

Балачактан калган дусларга

Балачактан әле нидер калган

Дөнья гамен җыйган күзләрдә.

Шаянлыкның әле эзе яңа...

Акыл гына хуҗа сүзләргә...

Очрашканда хәзер картлар сыман

Үткәннәрне урый күңелләр.

Юкса борын асты яңа кипте,

Без күпләргә әле сеңелләр.

Әле маңгай җыерчыкны белми,

Яшәү үзе безгә табына.

Тик нигәдер бу тынгысыз йөрәк

Узган көнне ныграк сагына.

Еллар ишәйттеләр юлдашларны,

Һәр адымда яңа танышлар.

Нигә икән бары сезнең белән

Яктырак соң хәтта сагышлар?!

Балалыктан әле нидер калган

Балачактан калган дусларда.

Җанга газиз очрашулар көтеп,

Җылы йөртәм сезгә учларда.

Балачактан калган дусларга!

17.10.2016.

Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев