Әтнә таңы

Әтнәләр ник кырыла...- республика газетасы безнең хакта

Ниһаять, 2015 елның тулы статистикасы дөнья күрде. Без күбрәк ит-сөт күрсәткечләренә, уртача хезмәт хакына игътибар итәргә күнеккәнбез, ә менә барыбыз өчен дә мөһим булган сәламәтлек мәсьәләсен еш кына онытабыз. Югыйсә халыкның сәламәт яшәве ул уртача хезмәт хакына караганда күпкә мөһимрәк. Авыл кешесе үзе турында иң соңгы чиратта уйлый шул ул...

Ниһаять, 2015 елның тулы статистикасы дөнья күрде. Без күбрәк ит-сөт күрсәткечләренә, уртача хезмәт хакына игътибар итәргә күнеккәнбез, ә менә барыбыз өчен дә мөһим булган сәламәтлек мәсьәләсен еш кына онытабыз. Югыйсә халыкның сәламәт яшәве ул уртача хезмәт хакына караганда күпкә мөһимрәк. Авыл кешесе үзе турында иң соңгы чиратта уйлый шул ул Сәламәтлек саклау министрлыгы районнарның нәкъ менә шул юнәлештәге рейтингын даими рәвештә билгеләп бара. Күрсәт­кечләрне узган еллар белән дә чагыштырып нәтиҗәләр ясарга мөмкин, чөнки барлык мәгълүмат ачык һәм кул астында. Мин исә бу юлы авыл-шәһәр күрсәткечләрен чагыштырып карарга булдым. Кара акыл белән фикер йөрткәндә, авылда сәламәтлек күрсәткечләре яхшырак булырга тиеш төсле, чөнки экология шәһәрдәге кебек үк бозылмаган, авыл халкы үзе җитештергән табигый һәм экологик яктан чиста ризык ашау мөм­кинлегенә дә ия; саф һава, хәрә­кәтчән тормыш рәвеше дә үз сүз­ләрен әйтергә тиеш дип уйлыйсың. Хезмәт хакы буенча шәһәрдән калышсын да ди, ә менә үлем-китем һәм үрчем-артым рейтингы буенча авыл шәһәрдән кимендә бер башка өстәрәк торырлык потенциаль мөмкин­леккә ия. Тик статистика белән таныша башлауга, акыл артка чигә, бө­тенләй башка төрле хакыйкать ачыла. Шәһәр бу юлы да өстен чыга. Республиканың уртача күрсәт­кечләре моннан дистә еллар элекке вәзгыять белән чагыштырганда начар түгел үзе: демографик упкыннан чыгып, үргә таба күтәрелеп барабыз. Мең кешегә туры килә торган үлүчеләр саны - уртача 12, табигый артым мең кешегә 2,7 туры килә. Бу, бәлки, бик зур сан да тү­гелдер, әмма күрсәткеч - уңай, шулай булгач, сөенерлек инде. Рес­публиканың уртача күрсәт­кечен шәһәрләр күтәрә. Чаллы каласы иң яхшы күрсәткечләр белән аерылып тора. Биредә үлүчеләр саны бик аз: мең кешегә 8,6 гына, табигый артым күрсәткече исә 7,1гә кадәр күтәрелгән. Башкалабыз Казанда да хәлләр начар түгел: үлү­челәр - 11, табигый артым 6 саны белән бәяләнә. Үзәге зур шәһәр булган Түбән Кама районы да рес­пуб­лика күрсәткечләренә үзен­нән байтак уңай саннар өсти, анда үлү­челәр Казандагыдан азрак: меңгә - 9,2, табигый артым - 5,3. Респуб­ликаның уртача күрсәт­кечен Алабуга районы да яхшырта, монысы да - үзәге зур шәһәр булган төбәк. Авыл районнарыннан бер Балтач кына республиканың уртача күрсәткеченә үзеннән берникадәр яхшырак өлеш кертә алган: үлү­челәр - мең кешегә 11,7, арту буенча республиканың уртача күр­сәткеченә тәңгәл килгән. Табигый артым буенча уңай күрсәткечләр бары Арча, Биектау, Кукмара һәм Лаеш районнарында гына. Боларда үлүчеләр Татарстан буенча уртача күрсәткечтән күбрәк, шулай да берникадәр артым күзә­телә. Питрәч районы артмый да, кимеми дә, нольле күрсәткечтә туктап калган. Шулардан башка барлык авыл районнарында да кырылыш бара: үлүчеләр саны күп, халык саны табигый рәвештә кими. Тәтеш районында мең кешенең унсигезе дөнья белән бәхил­ләшкән, кимү мең кешегә - 8,1. Спас районы мең кешенең 17,9ын югалткан, кимү саны - 8,3. Кама Тамагында бу саннар 17,4 һәм минус 7,5не тәшкил итә. Актанышта, Минзәләдә, Ютазыда хәлләр яман. Башка районнарда да республика күрсәткечләрен артка сөйри торган саннар гына. Сәламәтлек сак­лау министрлыгы әлеге күрсәт­кечләргә таянып аналитик нәти­җәләр ясап тормаган, ни өчен авыл халкы кырыла, шәһәр­не­ке­ләр яхшырак хәлдә тора дигән сораулар куеп мәшә­катьләнмәгән. Бәлки, бер авыздан чыккан: "Озак яшәгәнгә күрә күп үләләр", - дигән ярымафористик, ярымтиле мантыйк белән дә аңлатып була торгандыр бу хәлне? Ни дисәң дә, авылда күбрәк карт-коры гына калды, билгеле бер яшькә җиткәч, аларның мәңгелеккә таба юл тотулары табигый бит инде. Тик бу фикерне сабыйлар үлеме дигән күрсәткеч кире кага. Татарстан буенча исән туган ун мең нарасыйның 60,3е тернәк­ләнеп китә алмый. Яшәүне дәвам итүдән "баш тартучы" балалар саны Казанда ун меңгә 45,3 кенә туры килә ("кенә" кисәкчәсен куллану уңайсызрак инде, билгеле, чөнки бер сабыйның үлеме дә фаҗига), Чаллыда - 58,3. Сабыйларны кайбер авыл районнарында да әйбәт саклыйлар. Чирмешәндә бу күр­сәткеч - 41,6, Тукай районында - 20,2, Сабада - 20,7. Әтнә районында, мәсәлән, бер бала да үлмәгән. Әмма әтнәлеләр гомумән алганда кырыла: мең кешенең 17,1е мәң­гелеккә күчкән, халык саны да байтак кимегән. Тагын берничә районда сабыйларны саклый беләләр. Әмма күп кенә авыл районнары сабыйлар үлеме буенча антирекордлы күрсәткечләр белән яшәү тәмен бөтенләй бозып ташлаганнар. Кайбычта ун мең сабыйның 190,3е яшәп китә алмый, Мөслимдә бу сан - 144,6, Баулыда - 181,2; Алексеевскида - 163,3. Чәчләрне үрә торгызырлык саннарны тагын да ки­терергә мөмкин, димәк, авылда картлар гына түгел, яңа туган балалар да тормыш дигән кәрванда эләгеп кала алмый. Авылда балаларның бик көттереп, бармак белән санарлык кына булып тууларын исәпкә алсак, чаң сугарлык хәлләр бар монда. Табигый шартларда яшәүгә карамастан, авыл халкын яман шеш бик нык кыра. Бу чирдән үлүчеләр күрсәткече республика буенча - 73,2. Актанышта исә - 103,5, Алексеевскида - 103,7, Баулыда - 123,2, Чүпрәледә - 101,5, Яшел Үзәндә - 109,4, Яңа Чишмәдә - 133,9, Сарманда - 108,1, Спас районында - 102,5. Чаллы һәм Казандагы саннар Татарстанның уртача күрсәт­кеч­ләреннән байтак яхшырак. Авыл кешесе кан тамырлары һәм йөрәк авыруларыннан да шәһәр­некел­әргә караганда күбрәк кырыла. Тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә була: яңа туган сабыйлар күп үлгән җирдә телгә алынган чирләрдән өлкәннәр дә күп кырыла. Монда әллә ни зур аналитик тикше­ре­нүләр дә үткәреп мәшә­кать­лә­нәсе юк инде: кайда медицина ярдәме начар - шунда үлем күп. Шәһәргә якын районнарда кагыйдә буларак күрсәткечләр яхшырак. Югары технологияле медицина үзәкләреннән ерак булган районнарда кырылыш бара, болар зур шәһәрләргә ярдәм сорап килеп җитә алмый, килеп җитсәләр дә, берничә айлык чиратка язылып кайтып китәргә мәҗбүрләр. Тү­ләүле ярдәмгә, күрәсең, авыл халкы бик ашыкмый, чөнки хезмәт хаклары белән дә бик әллә ни мактана алмый. Бушлай ярдәмгә иреш­кән очракта да, катлаулы опера­цияләрдән соң ак халатлар кесә­сенә байтак акча салырга кирәк булуы бүген берәүгә дә сер түгел. Ә инде иң төгәл һәм яхшы аналитик нәтиҗәләрне бары тик Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре генә ясый алыр иде, әмма әлегә без коры саннар белән генә очрашабыз. Ә бит, авылны яклап, һич югында шушы мәсь­әләдә генә булса да чаң кагасы иде.

Рәшит Фәтхрахманов

Реклама

(Нигә кырыласың, авыл?!)

("Ватаным Татарстан", /№ 27, 26.02.2016/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: