Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр нинди помидор ярата

Маринадланган помидорлар 1,5 литрлы банкага 1 аш кашыгы тоз,2 аш кашыгы шикәр комы, 1/2чәй кашыгы лимон кислотасы яки 50 грамм уксус, исле түгәрәк борыч,лавр яфрагы Әзерләү: Помидорларны чиста итеп юабыз. Стерильләшкән банка төбенә укроп,түгәрәкләп киселгән суган салабыз.Өстенә помидор салабыз. Күпме су кирәклеген белү өчен өстенә су салабыз. Суны кире агызып,...

Маринадланган помидорлар

1,5 литрлы банкага

1 аш кашыгы тоз,2 аш кашыгы шикәр комы, 1/2чәй кашыгы лимон кислотасы яки 50 грамм уксус, исле түгәрәк борыч,лавр яфрагы

Әзерләү:

Помидорларны чиста итеп юабыз. Стерильләшкән банка төбенә укроп,түгәрәкләп киселгән суган салабыз.Өстенә помидор салабыз. Күпме су кирәклеген белү өчен өстенә су салабыз. Суны кире агызып, кайнатабыз. Помидорлар өстенә салып 15 минут тотабыз. Кире агызабыз, кайнатып чыгарабыз. Суга тоз, шикәр комы, лимон кислотасы, уксус булса банкага гына салабыз.Бөтенесен бергә кайнатып, банкаларга салабыз. Ябып, астын өскә әйләндереп калын әйбер белән каплыйбыз.Суынгач идән астына төшереп куябыз.

Баклажан белән помидордан салат

3 кило баклажанами

2 кило помидор

6 болгар борычы

2 кызыл борыч

2 баш сарымсак

200 грамм үсемлек мае

200 грамм уксус

2/3стакан шикәр комы

2 аш кашыгы тоз

Әзерләү:

Баклажаннарны чистартып ярым боҗралап турыйбыз. Помидор, болгар борычы, кызыл борыч, сарымсакны иттарткыч аша чыгарабыз. Үсемлек мае, уксус, шикәр комы, тоз кушабыз. Эссе утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Катнашмага баклажан өстибез һәм тагын кайнатабыз..Кайнап чыкканнан барысы бергә 20 минут тирәсе була. Стериль банкаларга салабыз, әйләндереп куеп җылы әйбер белән каплап куябыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев