Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр орлыкны сайларга өйрәнәләр

Яз һәвәскәр бакчачылар өчен бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр алып килә. Март кояшы җылы нурларын җиргә сибә башлау белән бакча эшләре акрын гына баш калкыта башлый. Орлык сатып алырга кирәк. Ә менә аларны сайлаган вакытта нәрсәләргә игътибар итәргә, ниндирәк орлык сайларга кирәк соң? Бу сорау белән Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт тикшерүчесе Мөдәрис...

Яз һәвәскәр бакчачылар өчен бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр алып килә.
Март кояшы җылы нурларын җиргә сибә башлау белән бакча эшләре акрын гына баш калкыта башлый. Орлык сатып алырга кирәк. Ә менә аларны сайлаган вакытта нәрсәләргә игътибар итәргә, ниндирәк орлык сайларга кирәк соң? Бу сорау белән Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт тикшерүчесе Мөдәрис Фәттаховка мөрәҗәгать иттек.
- Яз җитү белән бакчачылар яшелчә орлыгы сатып алу, аны үстерү белән мәш килә башлыйллар. Орлык сайлаганда орлыкның сыйфатын, дәүләт селекция күрсәткечләренең реестрына кергәнме, саклану срогы чыкмаганмы, без яши торган регион өчен ярак­лымы икәненә игътибар итәргә кирәк. Чит регионнан кергән орлыкларда карантин чүп үләннәре булу очрагы күзәтелә. Бакчаларга куркыныч чүп үләне кермәсен өчен орлык саткан сәүдә ноктасыннан, сатыла торган орлык­та карантин чүп үләннәре юк дигән документ (акт фитосанитарного контроля) булырга тиеш. Инде сораулар булса 88432776926 телефоны аша белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев