Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр “Парклар маршы–2015” тә җиңделәр

Елның-елында Әтнә районы мәктәпләре укытучылары, укучылары республикабызның урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган "Парклар маршы" бәйгесендә актив куатнашалар. Мондый бәйгеләргә катнашуны мәҗбүри итеп куеп булмый, куелса да нәтиҗә югары булмый, ә безнекеләр ихластан сөенеп катнашалар, яңа мөмкинлекләр табарга тырышалар. Табигатьне ничек саклап, ничек яклап була- барысы да әлеге бәйге сакланышы инспекторлары да...

Елның-елында Әтнә районы мәктәпләре укытучылары, укучылары республикабызның урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган "Парклар маршы" бәйгесендә актив куатнашалар. Мондый бәйгеләргә катнашуны мәҗбүри итеп куеп булмый, куелса да нәтиҗә югары булмый, ә безнекеләр ихластан сөенеп катнашалар, яңа мөмкинлекләр табарга тырышалар. Табигатьне ничек саклап, ничек яклап була- барысы да әлеге бәйге сакланышы инспекторлары да сөенә моңа.

Быелгы нәтиҗәдәр дә сокланырлык. Күшәр мәктәбенең география һәм биология укытучысы Зөлфия Дамир кызы Заһидуллина, Комыргуҗа урта мәктәбе директоры Шәрәфиева Гөлбану Борис кызы республикабызның Урман хуҗалыгы министрлыгының "Рәхмәт"енә лаек булдылар.

"Парклар маршы - 2015" тә катнашкан өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының кыйммәтле бүләкләре дә призлы урыннар алучыларга тапшырылды. Күңгәр урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хәйруллина Йолдыз, Ары, Күлле Киме урта мәктәбе укучысы Дилә Нуриева - Ашыт" сакланышы дипломнары белән дә бүләкләнделәр. Комыргуҗа һәм Ары мәктәбенә "Ашыт" сакланышы дипломы һәм китап, Күлле Киме, Күңгәр, Күшәр мәктәпләре "Ашыт" сакланышы дипломнары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев