Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр пешереп карагыз!

"Кара принц" торты Камыр өчен: 1 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2-3 бал кашыгы какао, 1 стакан кефир, 1 бал кашыгы сода, 1 стакан он. Крем өчен: 200 грамм ак май, 0,5 стакан шикәр комы, 250 грамм сметана. Әзерләү: йомырканы шикәр комы белән күпертәсе, шуңа кефир, сода салып тагын күпертәсе,...

"Кара принц" торты
Камыр өчен: 1 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2-3 бал кашыгы какао, 1 стакан кефир, 1 бал кашыгы сода, 1 стакан он.
Крем өчен: 200 грамм ак май, 0,5 стакан шикәр комы, 250 грамм сметана.
Әзерләү: йомырканы шикәр комы белән күпертәсе, шуңа кефир, сода салып тагын күпертәсе, он саласы. Камыр куе каймак хәлендә булырга тиеш. Кырыйлары биегрәк табага салып, 180 градуста духовкада пешерегез. Табадан алып суыткач, ике корж булырлык итеп кисәргә кирәк. Крем сөртеп, өстен бизисе генә калды. Крем ясау өчен майны шикәр комы белән болгатыгыз, шуңа сметана өстәп күпертегез.

Кефирдан тәмле коймак
500 мл кефир (катык алсагыз да ярый), 3 йомырка, шикәр комы, баллы яратсагыз 4-5 аш кашыгы салыр­га мөмкин, болай 2-3 аш кашыгы да җитә, тәменчә тоз, 1 чәй кашыгы сода, 1,5-1 2/3 стакан он алыгыз.
Әзерләү: йомырка белән шикәр комын кушып, миксер белән күпертәсез, булмаса яхшылап болгатыгыз, шуңа кефир агызабыз, кефир булмаса ачыган сөт тә ярый, артык ачы булмасын, тоз кушып, он салыгыз. Онны аз-азлап салып болгатыгыз, камыр куе йорт каймагы кебек була. Сода өстибез. Камыр­да куыклар күренгәнче яхшылап болгатабыз. Аш серкәсе (уксус) кушып тормагыз, кефир үзе дә сода тәмен бетерә. Күперсен дип камырны читкә алып куя күрмәгез, болгатыгыз да пешерә башлагыз. Камыр озак торса, коймак пешкәндә кабармый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев