Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, пешереп карагыз

Сосискалы кәбестә 1 кәбестә, 4 суган, 300 грамм сосиска, 4 алма, 8-10 кара җимеш, 100 грамм каймак, 50 грамм сыр, 1 аш кашыгы он, 100грамм ак май, тоз, борыч, сохари, шикәр, яшел тәмләткечләр кирәк. Кәбестәне токмач кебек юка итеп кисегез. Тоз белән уыгыз. Суганны да шулай турагыз, алманы ваклагыз. Суганны...

Сосискалы кәбестә

1 кәбестә, 4 суган, 300 грамм сосиска, 4 алма, 8-10 кара җимеш, 100 грамм каймак, 50 грамм сыр, 1 аш кашыгы он, 100грамм ак май, тоз, борыч, сохари, шикәр, яшел тәмләткечләр кирәк.

Кәбестәне токмач кебек юка итеп кисегез. Тоз белән уыгыз. Суганны да шулай турагыз, алманы ваклагыз. Суганны ак майда кыздырыгыз. Кәбестә салып болгатып, 5-7 минут кыздырыгыз. Тоз, борыч сибеп, алма өстәп, тагын 20 минут пешерегез. Сосисканы юка итеп, түгәрәкләп кисегез. Тирән табаны майлап, сохари вагы сибегез, кәбестәнең бер өлешен салып, өстенә сосиска тезегез. Аның өстенә тагын кәбестә, аның өстенә берничә төше алынган карҗимеш салып, катлап тутырыгыз. Соңгы кат - кәбестә. Каймакны он салып болгатыгыз һәм әлеге катнашманы кәбестә өстенә салып, тарткан сыр сибегез. Духовкада пешерегез. Табынга кисәкләргә бүлеп, эретелгән май салып чыгарыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев