Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, поликлиника күченә

Район үзәк больницасында төзекләндерү эшләрен барганын бар нечкәлекләре белән хәбәр иттек. Баш табиб Азат Хариис улы Гарипов ремонт эшләренең җәй айларында бетү ихтималын әйткән иде. Төзекләндерү эшләре әле бара, беткәне бар, бетмәгәне. Больницаның кайсы ягына карасаң да эшлиләр: кайсы буйый, кайсы кирпеч ташый, кыскасы, килүчеләргә буталчык булса да, дәвалау йорты...

Район үзәк больницасында төзекләндерү эшләрен барганын бар нечкәлекләре белән хәбәр иттек. Баш табиб Азат Хариис улы Гарипов ремонт эшләренең җәй айларында бетү ихтималын әйткән иде.

Төзекләндерү эшләре әле бара, беткәне бар, бетмәгәне. Больницаның кайсы ягына карасаң да эшлиләр: кайсы буйый, кайсы кирпеч ташый, кыскасы, килүчеләргә буталчык булса да, дәвалау йорты яңара бара.

"Бүген больницаның поликлиникасы күченә, икенче-өченче катта урнашканнар кире үз урыннарына кайталар һәм иртәгәдән күчкәннәре элеккечә үз урыннарында авыруларны кабул итә башлыйлар.

Ә калган өлешләрендә әле төзекләндерү эшләре дәвам итә", - диде Әтнә район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Дамир Равил улы Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев