Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр "права"дан мәхрүм ителмәсләрме

ЮХИДИ транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итүнең яңа төрен атады Суд приставлары тыйганнан соң да транспорт белән идарә итүен дәвам итүчегә яңа төр җәза каралган. Исегезгә төшерәбез, суд приставларының бурычлыларны транспорт чарасы белән идарә итү хокукын тыюы киләсе елның 15 гыйнварыннан гамәлгә керә. Ул алимент һәм административ штрафы 10 мең сумнан...

ЮХИДИ транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итүнең яңа төрен атады

Суд приставлары тыйганнан соң да транспорт белән идарә итүен дәвам итүчегә яңа төр җәза каралган.

Исегезгә төшерәбез, суд приставларының бурычлыларны транспорт чарасы белән идарә итү хокукын тыюы киләсе елның 15 гыйнварыннан гамәлгә керә. Ул алимент һәм административ штрафы 10 мең сумнан артып китүчеләргә кагыла. Әйтүләренчә, Россиядә андыйлар саны 300000 кешегә җитә.

Ә инде "права"сы алынган килеш тә транспорт белән идарә итүчене тотсалар, аннан бөтенләй "колак кагарга" мөмкиннәр. Шунысы да бар, "права"дан мәхрүм итсәләр, срогы узгач аны кире кайтарып алыр өчен имтиханнар бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев