Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр прокуратурага хат язган

хокук сагында Закон таләбенә буйсынып Җәмгыятебездә балаларга белем бирү, мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләргә зур игътибар бирелә. Шуның белән беррәттән,бу өлкәдә закон бозу очраклары белән дә очрашырга туры килә. Нурия Сабирҗанова, Әтнә районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Прокуратурага Олы Әтнә мәктәбендә укучыларның әти- әниләреннән шикаять хаты керде. Анда мәктәп директоры тарафыннан...

хокук сагында

Закон таләбенә буйсынып

Җәмгыятебездә балаларга белем бирү, мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләргә зур игътибар бирелә. Шуның белән беррәттән,бу өлкәдә закон бозу очраклары белән дә очрашырга туры килә.

Нурия Сабирҗанова, Әтнә районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе

Прокуратурага Олы Әтнә мәктәбендә укучыларның әти- әниләреннән шикаять хаты керде. Анда мәктәп директоры тарафыннан чирек ахырында чыга торган билгеләрнең урта арифметик күрсәткечләрен дәлилләнмәгән арттыру нәтиҗәсендә математик түгәрәкләүне бозып куелуы, укучыларның каникул вакытында да кән саен дәрескә килүләренә юл куелуы турында зарланып язылган иде. Әти -әниләр шушы шикаять аша Татарстан республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы белгечләре белән берлектә әлеге уку йортында балалар хокукларын яклауга юнәлтелгән мәгариф турындагы законның үтәлешен тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Шушы уңайдан, Әтнә прокуроры тарафыннан республика фән һәм мәгариф министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә тикшерү һәм күзәтчелек департаменты җитәкчесе Габдрахманова Г.З. исеменә әлеге мәсьәләне хәл итүдә тикшерүне бергәләп уздыру өчен белгеч белән тәэмин итүне сорап таләп җибәрелде. Белгеч белән берлектә узган тикшерү барышында алда әйтеп үтелгән хатта китерелгән фактлар расланды,балалар хокукларын яклау буенча мәгариф турындагы закон тарафыннан куелган таләпләрнең үтәлмәве ачыкланды. Мәктәп директоры әлеге очракларны укучыларны Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен яхшырту максатыннан эшләнелде дип аңлата. Ничек кенә булмасын, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән һәрбер карар закон кысаларына туры китереп эшләнергә тиеш. Һәм аның иң беренче чиратта балалар мәнфәгатьләрен яклауга, аларның хокукларын бозуга юл куймауга юнәлдерелгән булуы шарт. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, Олы Әтнә мәктәбендә яңа нигезләмә эшләнелде. Шул ук нәтиҗәләр нигезендә район мәгариф бүлегенә күрсәтмә кертелде, мәктәп директоры дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев