Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, район башлыгы котлый

Хөрмәтле райондашлар! Без ике дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез - 4 ноябрьдә: Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә: Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Халыклар бердәмлеге көне төрле диндәге, милләттәге, катламдагы кешеләрнең чит ил басып алучыларына каршы көрәшеп, үз Ватаны бәйсезлеген саклап калган күп гасырлы Россия тарихының данлы һәм героик вакыйгаларына барып тоташа. Бердәмлек...

Хөрмәтле райондашлар!

Без ике дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез - 4 ноябрьдә: Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә: Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

Халыклар бердәмлеге көне төрле диндәге, милләттәге, катламдагы кешеләрнең чит ил басып алучыларына каршы көрәшеп, үз Ватаны бәйсезлеген саклап калган күп гасырлы Россия тарихының данлы һәм героик вакыйгаларына барып тоташа. Бердәмлек һәм патриотизм традицияләре бүген дә Россия куркынычсызлыгы гарантиясе, җәмгыятебезнең киләчәктә үсеше нигезе булып тора.

Татарстан Республикасы Конституциясе көне Халыклар бердәмлеге көне белән аваздаш: ике бәйрәм дә гасырлар дәвамында сыналган рухи байлыкларга нигезләнгән җәмгыятьнең бердәмлеген һәм милли дуслыгын пропагандалый, төрле буыннарны, дини һәм сәяси карашлы кешеләрне берләштерә. Хөрмәтле райондашлар! Киләчәктә дә туган җиребездә төрле халыклар, мәдәният вәкилләре барлык башлангычларда да бер-берсенә ярдәм итеп, тынычлыкта һәм бердәмлектә яшәсен.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, изгелек һәм һәр йортта тынычлык телим! Бу бәйрәмнәр Россия, Татарстан һәм туган районыбызны үстерүдә барыбызны берләштерсен!

Әтнә муниципаль район башлыгы - Габделәхәт Хәкимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев