Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр редакциягә хат килде

Балачак кайтавазы Әтнә районының Олы Бәрәзә авылында тумасам да, 5 яшьтән 15 яшькә кадәр балалык елларым шушы авылда үтте. Күңелемдә иң истә калган еллар Бәрәзә авылы кешеләре белән бәйләнгән. Шул истәлекләрне сезнең игътибарыгызга җибәрәм. Үзем Казан шәһәрендә яшим. 43 ел балалар тудыру йортында акушерка булып эшләдем. Лаеклы ялда булсам да,...

Балачак кайтавазы

Әтнә районының Олы Бәрәзә авылында тумасам да, 5 яшьтән 15 яшькә кадәр балалык елларым шушы авылда үтте. Күңелемдә иң истә калган еллар Бәрәзә авылы кешеләре белән бәйләнгән. Шул истәлекләрне сезнең игътибарыгызга җибәрәм. Үзем Казан шәһәрендә яшим. 43 ел балалар тудыру йортында акушерка булып эшләдем. Лаеклы ялда булсам да, әлегә хезмәттә. Тормышны, эшемне, туганнарымны, дусларымны яратып яшәдем. Үземне бәхетле ана дип саныйм, өйләнгән 3 улым, 6 оныгым бар. Сезгә дә уңышлар теләп

Рәйсә ТӨХФӘТУЛЛИНА-ЙОСЫПОВА,

Казан шәһәре

Быел җәй бакчабызда бер гөлгә тап булдым. Аксыл шәмәхә төстәге бу гөл каян үсеп чыкты соң? Күршебез Гыйльмениса әбинең бакчасында үсә иде бит ул. Нинди җилләр бакчабызга орлыгын алып сипте. Уйларым балачакка алып китте. Миңа 4-5 яшьләр тирәсе булгандыр, әтиебезне Әтнә районы Олы Бәрәзә авылына колхоз рәисе итеп җибәрделәр. Алты балалы олы гаилә авылның бер буш өенә кереп урнаштык. Яшь аралары шактый булуга карамастан, күршебез Гыйльмениса әби белән әнием тиз дуслашып киттеләр.

Зур терәү белән терәлгән иске генә өйдә ялгызы яши иде ул. Аның ишек алдында үсә дә иде инде бу салкынга да, корылыкка да чыдам шушы гөл. Үзе дә шушы гөлгә охшап, тормышның бөтен авырлыкларына да чыдам булган. Ачлык елларында яшьли ире үлгән, авыр сугыш елларында өч кызын үстергән. Берсе күрше авылда тормышта, бер кызы Казанга китеп урнашкан, ә 16 яшьлек кече кызын күз алдында яшен сугып үтерә. Барысына да түзә, ләкин ялгызлыктан курка иде. Бигрәк тә җәй айларында, яшенле яңгырлар башлангач.

Шуның өчен дә әнидән мине үз янына йокларга кертүен сорый иде. Өсләренә өй стенасы ишелеп төшмәсә ярар иде, дип курыкса да, әни мине аңа иптәшкә кертә иде. Салкын өендә, мич башына җылынырга салып куйган телогрейканы алып, мине төреп яткыра да миңа догалар өйрәтә. Менә шулар өчен мин аңа рәхмәтлемен. Рамазан аеннның иң шатлыклы ай икәнен дә мин аның янында яшәп белдем.

Кызы Әминә апа уразага кергәнче Казаннан тәм-том кайтара, сәхәргә әни дә керә. Мин дә алар белән чәй эчүләрне көтеп ятам. Шакмаклап турап эретелгән каз мае белән кара ипинең тәме әлегәчә тел очымда. Гыйльмениса әби бик тә юмарт, шат күңелле иде. Тормыштан беркайчан да зарланмады. Күрше балалары да үз әбиләре кебек якын итәләр иде аны. Яз көне бергәләшеп бәрәңгесен утырткач, олы табак белән йомыркасын пешереп чәй эчертә, көзен бәрәңгесен алгач, казан тутырып аш пешереп сыйлый иде. Авырлыкларны җиңеп бара алганы өчен, Аллаһы Тәгалә аны тыныч картлык белән бүләкләде. Кызы Әминә апа кечкенә генә булса да өй салдырды. Кичләрен күршеләре өчен дә чәйләр эчеп утыру өчен бер җылы почмак булды. Миңем дә инде яшем 60тан узды, ә Гыйльмениса әби, аның догалары гел күңелемдә. Аның рухы шат булсын, дип дога кылам. Бәлки бу гөл бакчамда аның сәламе булып үсеп чыккандыр. Рәхмәт сиҗа, күрше әбием! Җир йөзендә сиңа охшаган кешеләр күбрәк булса иде дә, күршеләр бер-берсен хөрмәтләп, кадерләп, олылап яшәсеннәр иде. Кешелек өчен олы үрнәк син!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев