Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр рәхмәт әйтә

Соң булса да, уң булсын Соңгы вакытта газетабыз битләрендә Күңгәр авыл җирлеге белән бәйле вакыйгаларга шактый урын бирелде. Бу хатымны җәй көне үк язарга ниятләп куйсам да, һич кенә дә вакыт табып яза алмадым. Түбән Шашы, Югары Шашы авылларыннан рәхмәт әйтеп язучыларның мәкаләләрен укыгач, бик оят булып китте. Иң күп...

Соң булса да, уң булсын

Соңгы вакытта газетабыз битләрендә Күңгәр авыл җирлеге белән бәйле вакыйгаларга шактый урын бирелде. Бу хатымны җәй көне үк язарга ниятләп куйсам да, һич кенә дә вакыт табып яза алмадым. Түбән Шашы, Югары Шашы авылларыннан рәхмәт әйтеп язучыларның мәкаләләрен укыгач, бик оят булып китте. Иң күп хезмәт, көч куелган Күңгәр авылыннан, бигрәк тә Совет һәм Карл Маркс урамнарында яшәүчеләрдән ник бер хәбәр булсын! Иң беренче булып без язарга тиеш идек тә бит... Тик нишлисең, рәхәткә ирешкәч, михнәтләр дә, аны бетерү өчен көн-төн көч куйган җаваплы кешеләрнең хезмәте дә онытыла кайчак. Вакыт юклыкка сылтап, ниятләгән эшеңне башкармасаң, шулай була ул, дип үз-үземне сүгеп йөрим соңгы арада.

Күңгәр авылы халкы бик озак еллар юлсызлыктан тилмерде. Язын-көзен пычракка батып, көн дә эшкә, балаларыбызның мәктәпкә барулары мең дә бер газап иде. Бигрәк тә өлкәннәр авырып китсә, яисә читтән балаларыбыз кайтса, ничек итеп урамнан чыгарлар икән, дип борчыла идек. Ниһаять, моңа чик куелды. Авыл җирлеге башлыгы итеп Галиәхмәтов Илнар сайлангач, безнең гозерне ишетте. Мәктәпкә балалар белән очрашуга килгәч: "Беренче булып сезгә әйтәм, җәйгә чыккач, Совет урамына таш юл салыначак", - дигән хәбәренә ышанасы да килмәде хәтта. Аллага шөкер, авылыбызның һәр урамына таш юл салынды. Күптән, бик күптән көттек без моны. Илнар Илдар улы "Күңгәр" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе итеп куелгач, аның эшен Гарипова Гөлназ Салихҗан кызы дәвам итте. Элеккеге укучыларымның икәүләшеп җиң сызганып, чын күңелдән булсын дип йөрүләрен күреп, аларга сокландым, горурландым, хөрмәтем бермә-бер артты. "Авыл советына бер генә кереп әйттем, икенче көнне үк өебез янынына лампочка куйдыртты бит Гөлназ", - дип шатлыгын белдерә Күңгәр авылының иң ерак ноктасында ялгыз яшәүче Мөккәрәмә апа. Күргәнегезчә, барыбыз да куанабыз, баскан саен "рәхмәт" укыйбыз.

Үз туган төбәгенең үсүе, халкының яшәеше өчен бары тик шул төбәктән чыккан кеше генә борчыла, аның хисапсыз проблемаларын аңлый, шуларны уңай якка хәл итү өчен армый-талмый хезмәт итә шул. Бик күп эшләр башкардыгыз, әгәр сез башлап йөрмәсәгез, тагын күпме юлсызлыктан, караңгылыктан газап чигәр идек икән?! Киләчәктә дә кече күңелле булуыгызны ташламассыз, туган ягыбызның горурлыгы булырсыз дип ышанам.

Гайнетдинова Фәридә, Күңгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев